Җәмгыять
5 Апреля , 09:05

Атна азагында табигатьтә ял итегез: Алдагы атнага астрологларыбыз фаразы нинди?

Ә сез йолдызнамәдә вәгъдә ителгәннәрне тикшерергә яратасызмы?

Атна азагында табигатьтә ял итегез: Алдагы атнага астрологларыбыз фаразы нинди?Атна азагында табигатьтә ял итегез: Алдагы атнага астрологларыбыз фаразы нинди?
Атна азагында табигатьтә ял итегез: Алдагы атнага астрологларыбыз фаразы нинди?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Нәрсәгә генә тотынсагыз да, эшегез җырлап барыр. Эш, ял һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайлар өчен дә уңайлы вакыт. Тик әйләнә-тирәдәгеләргә үз фикерегезне тагарга кирәкми. Бу әрләшүләргә китерергә мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сезне бик гаҗәпләндерә торган вакыйга булачак. Бәлки сезгә нинди дә булса тәкъдим ясарлар һәм сез ничек җавап бирергә дә белмәссез. Ныклап уйлагыз, якыннарыгыз белән киңәшегез. Чөнки әлеге карардан сезнең киләчәгегез торачак. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнада бик күпләр сездән ярдәм сорарга мөмкиннәр. Чынлап та ярдәмгә мохтаҗларны сезнең игелектән генә файдаланырга теләүчеләрдән аера белергә өйрәнү мөһим. Ял көннәрен гаиләгез, балаларыгыз белән табигатьтә үткәрегез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Тынычлыгыгызны алган проблеманы акрынлап чишү алдында торасыз. Сезгә якыннарыгызның гамәлләре аңлашыла башлаячак һәм бу сезнең мөнәсәбәтләргә ачыклык кертәчәк. Тормыш иптәшегезне очрату мөмкинлеге дә бар. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезне тышкы кыяфәтегез борчый башлаячак. Борчылулар урынсыз. Хезмәттәшләрегез сезне яхшы эшче һәм шәп кеше буларак таныйлар. Табигый сөйкемлелек һәм үзегезгә тартып тору сәләте булганга сез кешеләр белән бик тиз уртак тел таба аласыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Ниһаять, сез үзегезнең фатирда идеаль тәртип урнаштырачаксыз. Ачу белән эшләү сезгә бу эштә уңышлар китерәчәк. Энергиягез артачак. Үзегездә җир җимерердәй көч тоярсыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Якыннарыгыз сезне еш кына дөрес аңламый. Шуңа да сезнең өчен гадәти тоелган әйберләрне берничә кат аңлатырга туры килә. Сез алардан артык күпне таләп итәсез, шуңа да күңелегез төшә. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Кайвакыт максатка ирешү өчен башка юллар эзләргә туры килә. Гадәттә мондый ситуацияләрдә сез югалып калмыйсыз, ләкин бу юлы зиһенегез тарылырга мөмкин. Үзегезне тыныч тотыгыз. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Эшләргә, яратырга, яшәргә ашыгыгыз! Бу мөмкинлекләр атнасы. Үз алдыгызга реаль максатлар куегыз. Шул вакытта тиз уңышка ирешәчәксез. Көнче кешеләрдән читтәрәк булырга тырышыгыз. Көнләшүләреннән буылып, сезгә аяк чалырга мөмкиннәр.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Эчке тоемлавыгызга колак салсагыз, күп кенә авырлыкларны җиңеп чыга  алачаксыз. Эшкә артык күп тырышлык кертү дә сезнең өчен файдага түгел. Аз эшләгез, ләкин нәтиҗәле булсын. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Көтмәгән җирдә һәм көтмәгән кешеләр сезне тәнкыйтьтәргә, начар сүзләр әйтергә мөмкин. Сез әйткән сүзләрне кирегә борып сөйләүчеләр дә табылыр. Шуңа да тынычланып йөрерлек атна түгел бу.  

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Акча белән сак булыгыз. Нинди дә булса эшлекле киңәшүләр вакытында җиде кат уйлап кына карар кылыгыз. Үз көчегез генә җитмәгән мәсьәләләрне чишәргә дусларыгыз, якыннарыгыз ярдәмгә килер.  

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Виктор Лушкин ("Октябрьский нефтяник").

Атна азагында табигатьтә ял итегез: Алдагы атнага астрологларыбыз фаразы нинди?
Атна азагында табигатьтә ял итегез: Алдагы атнага астрологларыбыз фаразы нинди?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас