Җәмгыять
4 Апреля , 08:40

Апрель аена халык сынамышлары: Халык әйтсә - хак әйтә

Язның икенче аена да аяк бастык. Шул уңайдан апрель аена булган халкыбыз сынамышларын тәкъдим итәргә булдык. Сынап карыйк әле.  

Апрель аена халык сынамышлары: Халык әйтсә - хак әйтәАпрель аена халык сынамышлары: Халык әйтсә - хак әйтә
Апрель аена халык сынамышлары: Халык әйтсә - хак әйтә

4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта. 
5 апрельдә аяз төн - иртәнге суыклар билгесе. 
6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер. 
7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә. 
8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт. 
9 апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр. 
10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар. 
11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса - яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр. 
12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр. 
13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер. 
14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр. 
15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр. 
16 апрельдә зирек агачының «алка»лары күп булса - солы, күркәләре күп икән арпа уңар. 
17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр. 
18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз. 
19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар. 
20 апрельдә яңгыр яуса - балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар. 
21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас. 
22 апрельдә һава торышы «утырып» беткән икән, коры җәй көтегез. 
23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар. 
24 апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала. 
25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар. 
27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас. 
28 апрельдә җил көньяктан иссә – яңгырга. 
29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр. 
30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Розалия Хисаева.

Апрель аена халык сынамышлары: Халык әйтсә - хак әйтә
Апрель аена халык сынамышлары: Халык әйтсә - хак әйтә
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас