Уфадан – Абхазиягә. Очып кына.
Моннан 3-4 ел элек, Абхазиягә автосәяхәт кылып, биш меңнән артык юл үтеп кайтылды. Серпантин юллардан Сочи шәһәренә генә 6 сәгать кергәч, бирегә самолеттта килү отышлырак булуын аңладык. Әмма ул вакытта сәфәр маршрутына кергән Абхазиягә самолетлар очмый иде. Анда сугышлардан соң аэропорт төзелеп бетмәгән иде. Ул вакытта гид: “2024 елда аэропорт ачылачак, тагын килерсез”,– дип чакырып калган иде. Инде менә ниһаять, Уфадан да, бу гүзәл табигатьле, соклангыч күренешле, иркен, сафлыгы сакланган Абхазиягә самолетта барып җитү мөмкинлеге туа икән, бик яхшы.
Республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте белдерүенчә, быел май аенда Уфа белән Сухум арасында туры авиаэлемтә ачу планлаштырылган. Бу хезмәтне күрсәтүне «РусЛайн» авиакомпаниясе үз җаваплылыгына алачак икән.
Беренче самолет 6 майда Сухумнан Уфага киләчәк, ә 7 майда Уфадан анда очышлар башланачак.
Рейслар атнага бер тапкыр: пәнҗешәмбе көннәрендә Уфадан һәм чәршәмбе көннәрендә кире юнәлештә башкарылачак.
Хәзерге вакытта Башкортстан делегациясе Сухумда «Абхазия – киләчәккә инвестицияләр» икътисадый форумында эшли.