Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель , 19:16

Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты

"Безнең халыкларның язмышлары тыгыз үрелгән".

Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты
Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты
Иглин районының Балтыйк авылына тирә -як авыл кешеләре генә түгел, дәрәҗәле кунаклар да килде. Алар: Беларусь Республикасының Уфадагы Генераль консулы Александр Ковалев, Русия Тышкы эшләр министрлыгының Уфадагы вәкиллеге җитәкчесе Венер Галиәкбәров, Бөтендөнья башкортлары корылтае президиумы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова, Башкортстан мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнур Шәйхисламов, БР халыклары дуслыгы йорты директоры Эльмира Саматова. Ә бәйрәмнең төп катнашучылары авыл халкы — инде гасыр ярым башкорт, татар, чуваш һәм руслар белән янәшә яшәгән латыш һәм белорус күчеп килүчеләренең оныклары булды.
 
Хәтер - бердәмлек нигезе
Бәйрәм җыр һәм әйлән-бәйлән уйнаудан түгел, ә тынлыктан башланды. Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы обелискына һәм Беларусьны немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган истәлек ташына чәчәкләр салдылар. Бу ишарә халыкларның туганлыгы уртак тарих һәм уртак җиңү белән беркетелгәнен искә төшерде. 
-Сезне кунакчыл Иглин җирендә күрүемә бик шатмын. Бүген, 2 апрельдә, Без Русия һәм Беларусьның берләшү көнен билгелибез. Безнең төп байлыгыбыз - безнең Җирдә яшәүче кешеләр һәм Халыклар дуслыгы. Иглин районында зур белорус диаспорасы яши. Тарихи яктан безнең районда яшәгән төрле халыклар бер-берсенә ярдәм итешеп гомер кичергән. Бу еллар безнең бергәлебезне исбатлады, - диде Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова.
 
Интернациональ Балтыйк авылы 
 
Районның Балтыйк авылына 1880 елларда латыш крестьяннары нигез салуын бик азлар белә. Тиздән аларга уңдырышлы җирләр эзләүче белорус күченүчеләре кушыла. Бүген Балтыйкта 700 дән артык кеше яши, шуларның өчтән бере  — белоруслар. 
Авылның төп мәйданында Осталар ярминкәсе гөрләде. Балаларга традицион камыр ризыклары — борынгы рецепт буенча пешерелгән «тургайлар» тараттылар. Ләкин кунакларның бик азы гына бу сый артында тулы бер йола торганын белә.
Бәйрәм алдыннан авыл хатын-кызлары камырдан кош сыннары пешерәләр, шуларның берсенә тәңкә яшерәләр. Аннары фигураларны җәймәгә салалар, ә балалар һәм хатын- кызлар аны ыргытып әйләнеп йөриләр. Бу йола күчмә кошларның өйләренә кайтуын чагылдыра. Кошчыкларны ашыйлар, ләкин башын  чын канатлы итеп калдыралар. Тәңкә эләккән кеше, ышану буенча, ел буе муллыкта яшәр.
Әйлән — бәйлән уйнау һәм традицион рәвештә Марена карачкысы - кышны гәүдәләндерүче салам курчакны яндыру бәйрәмнең югары ноктасы булды.Йолада «Сябры» белорус халык ансамбле, шулай ук Ырынбур өлкәсеннән килгән кунаклар — «Игрицы» халык ансамбленең «Грымата» вокаль төркеме һәм «Жаураночки»ансамбле катнашты.
Күңел ачулардан соң кунаклар А. Н.Харитонов исемендәге мәдәният йортында, модель китапханәсендә һәм Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиалы — Белорус тарихи-мәдәни үзәгендә  булдылар. Биредә алар белорусларның Башкортстан җиренә күчеп килү тарихы белән таныштылар, көнкүреш әйберләре, костюмнар һәм кулъязмалар белән таныштылар.
- Бүген без традицияләргә хөрмәт күрсәттек. Безнең халыкларның язмышлары тыгыз үрелгән. Башкортстан - безнең стратегик һәм ышанычлы партнер. Белорусларның үз халкының телен, мәдәниятен саклап кала алуы сөендерә. Алар Башкортстанның башка халыклары белән янәшә,  дус-тату яшиләр һәм эшлиләр. Иң мөһиме — традицияләрне саклау, - диде Беларусь Республикасының Уфадагы Генераль консулы Александр Ковалев.
 
Белешмә: Беларусь һәм Русия халыкларының бердәмлеге көне - 1996 елның 2 апрелендә союздаш дәүләт төзү турында шартнамәгә кул куелу көненнән алып билгеләнә.
 
"Иглинские вести" сайтыннан.
 
Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты
Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты
Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты
Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты
Балтыйк авылында милләтләр гөрләтеп күңел ачты
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас