Бүген, 31 мартта, Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 31нче утырышында премьер-министр Андрей Назаров Башкортстан Хөкүмәтенең 2025 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Анда бүгенге тормышның цинфрлы үсешкә бәйле булуы һәм ясалма акылның яшәешебездә киңрәк урын ала баруы турында әйтелде. Бу уңайдан Башкортстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министры Геннадий Валентин улы Разумикин үз фикере белән уртаклашты.
– Андрей Геннадьевич үз чыгышында дәүләт идарәсен цифрлаштыру өлкәсендәге эш нәтиҗәләре һәм ясалма интеллект турында да әйтте. Узган ел безнең өлкәдә нәтиҗәле булды. Әйтелгәнчә, федераль дәүләт программасы кысаларында, 14 меңнән артык кеше сыйфатлы элемтә һәм мобиль интернет белән тәэмин ителде, бу – республиканың 87 торак пункты. Барлыгы 2020 елдан “Цифрлы тигезсезлекне бетерү 2.0.” программасы кысаларында элемтә һәм мобиль интернетның 353 заманча база станцияләре урнаштырылды.
Шулай ук республика заман белән бергә атлый һәм нейрочелтәрләрне үстерә. Дәүләт органнарына үз эшләрен оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган “Нейрошлюз” системасы инде гамәлгә кертелде. Дәүләт идарәсенә ясалма акыл технологияләрен кертүне системалы координацияләү максатында республика Башлыгы каршында Цифрлы үсеш буенча совет төзү планлаштырыла. Гражданнар өчен электрон сервислар да үз үсешләрен дәвам итә. Нәтиҗәдә, “Дәүләт хезмәтләре” төбәк порталында 7 яңа хезмәт барлыкка килде, федераль порталда хәзер 9 яңа төбәк хезмәте бар, – диде министр.
Геннадий Разумикин сүзләренчә, “тормыш вакыйгалары” бүлеге дә актив үсә.
– Анда инструкцияләр, файдалы сервислар, киңәшләр һәм төрле юнәлешләр буенча сорауларга җаваплар тупланган. Әлегә барлыгы шундый 18 сервис урнаштырылды, – дип аңлатты ул.