

Ямьле язга аяк бастык. Яз ул – кояшлы матур көннәр, гөрләвекләр, җылы яктан кайткан кошлар сайравы гына түгел. Аның борчуга сала торган ягы да бара. Ул да булса – талпаннар. Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе кисәтә: талпаннар сезоны башланды. Быел алар бигрәк тә күп булачак, дип фараз итәләр.
Талпаннаркөннәр җылыта башлагач, беренче гөрләвекләр йөгергәч, гадәттә март ахыры – апрель башында барлыкка килә.Активлыкның югары ноктасы – майда һәмиюньдә. Ел җылы килгәндәиртәязданкара көзгәкадәр талпаннар куркынычысакланырга мөмкин.
Ел саен республикада яшәүчеләрдән 10-12 мең кеше талпан тешләүдән интегә. 2025 елда төбәктә талпан вируслы энцефалитының – 14 очрагы, йогышлы талпан боррелиозының 24 очрагы теркәлгән иде.
Ничек сакланырга? Ике төп ысулы бар:
Икенчесе – территорияләрне эшкәртү. Парклар, скверлар, ял базалары, балалар лагерьлары һәм башка урыннарны талпаннарга каршы махсус чаралар белән эшкәртәләр.
Тагын да гади генә кагыйдәләрне үтәү дә талпан тешләвеннән сакларга ярдәм итәр: