

“Үткән елда да, аннан алдагысында да кечкенә капларда кыяр орлыгы сатып алдым, тик алардан бер нәрсә дә үсеп чыкмады. Алдыйлар булып чыга түгелме соң? Орлыкларның чынлыгын ничек белергә? Быел да кыяр үстерергә исәп бпр иде бит...” дип шалтыраттылар редакциябезгә.
Алдан ук дөресен әйтергә кирәк – безнең кибет киштәләрендә орлыкларның яртысы ялган, диләр экспертлар. Бакча сезоны алдыннан мошенниклар активлаша һәм еш кына кыйммәтлеләр урынына арзанлыларын яки срогы чыккан сортлар саталар. Иң начары шул – кайсыбер каплар бөтенләй буш булып чыга. Монысын инде сатып алучыны бөтенләй дә хөрмәт итмәү дип аңларга кирәк. Нәтиҗәдә уңыш алырга өметләнгән бакчачы акчасын гына түгел, вакытын да югалта.
Орлык сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?
ГОСТ номеры булу – мәҗбүри. Каптагы рәсем белән чын уңыш арасындагы аермалар теләсә кайсы бакчачыны таң калдырырга мөмкин. Алданмас өчен экспертлар орлыкларны интернет аша түгел, ә махсуслаштырылган кибетләрдә сатып алырга киңәш итә. Анда капларны җентекләп өйрәнергә, карап алырга була.
"Җитештерүченең исеме һичшиксез язылырга, шулай ук аның адресы, ГОСТ яки техник шартлар номеры күрсәтелергә тиеш", – диләр агрономнар. Орлык салынган төргәктә:
* фасовка датасы;
* яраклылык вакыты;
Орлыкларны тотып, капшап караганда кыштырдарга алардан бераз булса да ис килергә тиешӘгәр капта орлыкҗыелган елынкарамасак, вакыты чыккан товарга эләгү куркынычы бар.
Җитештерүчеләр сортлар турында да алдашырга мөмкиннәр – капларга бөтенләй таныш булмаган, “күктән алынган” исемнәр язалар. Ләкин алдауны танып була, моның өчен сортның исемен махсус сайтта тикшерергә кирәк.