

Мошенникларның, кем әйтмешли, Алласы һәм мулласы юк, аларга намус төшенчәсе ят. Соңгы вакытларда алар морг хезмәткәрләре кыяфәтендә шалтырата һәм кешеләргә якыннарының үлеме турында хәбәр итә башлаганнар. Аннары шәхси әйберләрне тапшыру сылтавы белән почта индексын атауны һәм смстан кодны сорыйлар.
Бусхеманы һәлак булучыларның яки хәбәрсез югалганнарның туганнарын, шулай ук хәрби хәрәкәтләр зонасында якыннары белән элемтәне югалтырга мөмкин булган кешеләрне алдау өчен кулланалар.
Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: медицина учреждениеләре хезмәткәрләре беркайчан да кодлар сорамый. Рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышанырга мөмкин. Билгесез затларга шәхси мәгълүматларны һәм раслау кодларын хәбәр итмәгез.
Әгәр мошенниклык турында шик туса, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны буенча хәбәр итегез: +7 (347) 279-32-92.