26 мартта Акмулла университетында берьюлы берничә педагогик осталык конкурсына йомгак ясалды: «Башкорт теле һәм әдәбиятының ел укытучысы», «Башкортстанның ел укытучысы», «Туган тел һәм әдәбият ел укытучысы» республика конкурсларына, «Русиянең дефектолог-укытучысы» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабына, «Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел укытучысы» республика конкурсына һәм «СОТЫ»V педагогик марафонына.
Республиканың иң яхшы педагогларын дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, конкурсларның жюри әгъзалары һәм педагогик хезмәт ветераннары котлады. «Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы» конкурсы лауреатларын һәм призерларын төбәк мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана Антипина бүләкләде.
"Педагогларның һөнәри конкурслары – Башкортстан мәгариф системасындагы иң якты вакыйгаларның берсе, анда без иң яхшы, иң талантлы педагогларны күрәбез. Алар һәр иртәне балаларыбызны мәктәп, балалар бакчасы бусагасында каршы алалар, көне буе алар белән үткәрәләр, аларга булган бар яхшылыкны бүләк итәләр. Моның өчен рәхмәт сезгә!"-дип мөрәҗәгать итте педагогларга Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин.
«Туган тел һәм әдәбият ел укытучысы» конкурсының призерлары булып Уфа шәһәренең 24нче мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Вәлиуллина һәм Уфа районының Миловка авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дамир Дәүләтгәрәев, ә җиңүче булып Дүртөйле районының Черлак авылы мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Аптулаева танылды.
Конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының ведомство бүләкләрен, мәгариф министрлыгының һәм Башкортстан Башлыгының акчалата премияләрен, шулай ук конкурс партнерларыннан бүләкләр алдылар.
Фото: srgazeta.ru