Төбәкнең позициясе бу атнада БР Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә тәкъдим ителгән саннар белән дә раслана. Башкортостанстат мәгълүматлары буенча, 2025 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 852,6 млрд сум тәшкил иткән – бу узган елга карата 101,7 процент.
"Абсолют саннарда без инвестицияләр үсешен 3 тапкырга арттырдык – 267 млрд сумнан 852 млрд сумга кадәр. Һәм бу бөтенләй чик түгел". - дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстанның икенче ел рәттән АСИ инвестицион климаты торышы милли рейтингында өченче урынны алып торуы турында да хәбәр ителә. Соңгы 5-6 елда республикада капитал җәлеп итү темплары Русиядәге уртача күрсәткечләрдән ике тапкырга диярлек артыграк.
Төбәк шулай ук индустриаль парклар һәм сәнәгать кластерлары саны буенча да алда бара, ә «Алга» махсус икътисадый зонасы инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча милли рейтингта өченче урынны алды.
Фото: srgazeta.ru