Бүген Уфада Радий Хәбиров Русия милли гвардиясе гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
"Росгвардия безнең ил һәм аның гражданнары иминлегенең ышанычлы терәге булып тора. Кыюлыгы, намуслы хезмәте, хезмәткәрләренең бурычларына тугрылыгы тирән ихтирам уята. Авыр сынауларда хәрби тәҗрибәләре, фидакарьлекләре тулы күләмдә чагылган Росгвардия ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Алар бүгенге хезмәткәрләр өчен мөһим үрнәк булып тора. Без баш иябез һәм сугышчан бурычларны үтәгәндә һәлак булганнарны искә алабыз. Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.
Бүген республика Росгвардиясе бүлекчәләренең шәхси составы махсус операция уздыру зонасында хәрби-хезмәт бурычларын лаеклы үтәвен дәвам итә. Сез фронт яны полосасында хокук тәртибен, халыкның иминлеген тәэмин итәсез.
Республика шулай ук актив рәвештә Росгвардия бүлекчәләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк.
Хөрмәтле иптәшләр! Бу бәйрәм көнендә сезгә бурычыгызга тугры булуыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең хезмәтегездә сугыш тревогалары азрак булсын. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр телим! Бәйрәм һәм истәлекле дата белән, кадерле дуслар", - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru