Февральдән гаилә ипотекасын бирүне чикләгәч, гаиләләргә ташламалы кредитны бер генә тапкыр алу мөмкинлеге калган. Ирле-хатынлы гаиләләр бу проблеманы хәл итү юлын тиз тапкан - ике ипотека рәсмиләштерү өчен аерылыша башлаган.
Ике гаилә барлыкка килсен өчен бер бала — әнисе белән, ә икенчесе әтисе белән калырга тиеш. Бу схема барлыкка килгәннән соң илебездә аерылышулар саны 6-11% ка арткан.
Юристлар ташламалы ипотека рәсмиләштерү өчен ялган аерылышу җинаять җаваплылыгы белән яный, дип кисәтә. Ипотека килешүен боздыртырга мөмкиннәр, шуннан соң заемщикка акчаны процентлар һәм штрафлар белән кайтарырга туры киләчәк, ә торакны тартып алачаклар.
Дәүләтне алдый алмассың.
Чыгагак: лента.