

27 март көнне "Конгресс-холл"да беренчел медицина ярдәме буенча Бөтенрусия конгрессы узачак. Чарада РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, төбәк министрлары һәм Башкортостан Республикасының беренчел звено белгечләре катнашачак. Мәртәбәле кунаклар арасында - Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының «НМИЦ ТПМ» ФДБУ директоры, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия һәм гомум табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина, АСИ «Социаль проектлар» юнәлешенең социаль өлкәдә яңа технологияләр дивизионы проектлары директоры Сергей Стрижнев катнашачак. Программада түгәрәк өстәлләр, очрашулар үтәчәк.