20 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров " Ләлә-Тюльпан" Җәмигъ мәчетендә булды. Республиканың барлык мәчетләрендәге кебек үк, биредә дә изге Рамазан ае һәм Ураза бәйрәме тәмамлану уңаеннан бәйрәм вәгазе узды. Аны Югары мөфти , Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин укыды. Республика җитәкчесе мөселманнарны бәйрәм белән котлады, коллектив намазда катнашты һәм дин тотучылар белән аралашты.
Радий Хәбировның котлавы: "Хөрмәтле югары мөфти Тәлгать хәзрәт Тажетдин! Хөрмәтле дуслар! Сезне изге Рамазан ае тамамлану һәм Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм.
Әлбәттә, бу ай бик дулкынландыргыч узды, чөнки без барыбыз да Америка Кушма Штатларының һәм Көнбатыш дәүләтләренең Иран Ислам Республикасына Кораллы һөҗүме шаһитлары булдык. Русия һәрвакыт Халыкара хокук нормаларын һәм принципларын тота һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә кораллы көчләрне санкцияләнмәгән куллануга каршы чыга.
Сез беләсез, безнең Президент Владимир Владимирович Путин 2026 елны Русия халыклары бердәмлеге елы итеп атады. Бу - безнең өчен мөһим кыйммәт. Без барыбыз да биредә йөзләрчә еллар тату һәм тыныч яшәргә күнеккән.
СВО катнашучыларына күрсәткән бәяләп бетергесез ярдәме өчен бөтен мөселман өммәтенә рәхмәт белдерәсем килә. Бу барыннан да элек гуманитар конвойлар. Ә Салават Юлаев исемендәге беренче батальон ДНРда Снежный шәһәрендә мәчет төзегән. Бүген, миңа хәбәр итүләренчә, анда да хезмәт уза. Шуңа да без барыбыз бергә, иңгә-иң куеп, кулга-кул тотынышып яшибез.
Әлбәттә, бу көннәрдә без рухи лидерларыбызның абруе никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Ярты гасырга якын, хөрмәтле Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, сез Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте җитәкчесе булып торасыз һәм безгә тынычлыкта, татулыкта, бер-беребезгә карата игелекле һәм ихтирамлы булып яшәргә бөтен көчегезне куясыз.
Бу көннәрдә барыгызга да тынычлык, иминлек, өйләрегезгә бәрәкәт, күңелләрегездә тынычлык, изгелекләр телим".