Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары администрацияләре башлыклары катнашында киңәшмәне республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров уздырды. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру һәм федераль үзәк йөкләмәләрен үтәү төп тема булды.
- Билгеләп үтәм, без Русиядә беренчеләрдән булып йомык цикллы икътисадка күчү буенча төбәк программасы проектын эшләдек һәм «Русия экология операторы» белән килештердек. Якын арада ул республика Хөкүмәте карары белән расланачак,-диде үз чыгышында Премьер-министр.
Төбәк операторлары мәгълүматларына караганда, 2026 елның 1 гыйнварыннан 11 мартына кадәр каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен уртача 345 берәмлек техника җәлеп ителгән, 174,42 мең тонна калдык чыгарылган. Узган атнада каты көнкүреш калдыкларын чыгару графигыннан тайпылышлар теркәлгән, аларның төп өлеше 1 нче зонага (Уфа шәһәре) туры килгән. Төбәк операторы һава торышына бәйле рәвештә тиешле чаралар күрде.
БР Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочаковская ККК темасы буенча республика халкы мөрәҗәгатьләренең аналитикасы турында сөйләде.
Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Назаров Уфа шәһәре администрациясенә «Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык» предприятиесе белән берлектә калдыклар туплау урыннарын тиешенчә карап тотуны тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыкларны чыгару графигын үтәү буенча кичектергесез чаралар күрергә кушты.
Фото: pravitelstvorb.ru