Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март , 13:01

Мәхәббәтле йортта бәхет яши

Гөлназ Шәрипова мәхәббәт, балалар һәм көмеш туй турында...

Мәхәббәтле йортта бәхет яши
Мәхәббәтле йортта бәхет яши

   Һөнәри педагог, уңышлы бизнес-леди һәм «Материнская слава» медале иясе — болар барысы да Октябрьский шәһәрендә яшәүче Гөлназ Шәрипова турында. Әмма барыннан да элек, ул — алты бала анасы, тәрбияне югары сәнгатькә, ә гаилә көнкүрешен төп капиталы мәхәббәт булган чәчәк атучы предприятиегә әйләндергән хатын-кыз.

  Гөлназ өчен һәр бала — варис кына түгел, уникаль, мавыктыргыч "проект" та. Аның җылы һәм акыллы тавышында азарт һәм иҗат итүче назлылыгы сизелә.

   Олы уллары инде аякта нык басып торалар. Компаниядә гаилә эшен дәвам итүче Денис һәм алтын медаль иясе Данил, ул булачак фән кешесе һәм спорт мастерлыгына кандидат та. Кызлары Диана белән Элина: берсе гимнастикада спорт үрләрен яулый, икенчесе сәхнәне. Биш яшьлек Радмир яңа шәһәр Спорт сараеның бозын үзләштерә, ә кечкенә Амелиягә нибары ярты яшь һәм ул —өйдәге шатлык.                                

   Гөлназның Самара дәүләт педагогика университеты дипломы һәм үзенчәлекле балалар белән эшләү тәҗрибәсе аңа соңрак бизнеста да, ана булуда да кирәк булган психологик тотрыклылыкны биргән. Беренче уллары тугач, ул эшкуарлыкка китә. Бүген Шәриповларның гаилә тандемы көчле: «Добрино» төзелеш материаллары сәүдә үзәге һәм гидроизоляция материаллары җитештерү.

   "Завод белән мин хәзерге вакытта алай бик нык шөгыльләнмим, миңа безнең кибет күбрәк кызыклырак. Вакытлар булды инде, моннан ун ел элек, мин нәкъ менә җитештерү белән ныклап шөгыльләндем — барысы да комплектланган вакытта, без ирем белән чит илгә барып, җиһазлар сатып ала идек. Хәзер анда барысы да яхшы эшли һәм миңа артык мохтаҗ түгелләр", - дип сөйли ул.

   Хәтта хәзер дә, кече кызына нибары биш ай булганда да, Гөлназ эшен ташламый, читтән торып һәм «вакыт-вакыт » эшли.

                                       Ир-ат җилкәсе ныклы булганда

   Гөлназның ире Руслан Мирхәд улы белән алар быел парлашып көмеш туйларын билгеләп үткәннәр. Җәмгыятьтә, гадәттә, герой-аналарны мактау гадәте булса да, Гөлназ «беренчелек пальмасын» иренә кайтара.

   "Мин һәрвакыт безнең ир-атлар өчен бераз үпкәлим. Бала туу һәм тәрбияләүдә бөтен казаныш ни өчендер әниләргә бирелә, шул ук вакытта ирләр күләгәдә кала. Бу гадел түгел. Гаиләне финанс яктан тәэмин итү буенча төп бурыч аларда һәм моның өчен аларга рәхмәт әйтәсе килә. Күпсанлы бала табарга ышанычлы ир-ат җилкәсе булганда гына батырчылык итәргә мөмкин. Безнең әти -уникаль шәхес. Анда – бизнеста кырыслык, сыгылмау һәм акылга сыймаслык оптимизм, карашларның җиңеллеге яраша. Әгәр мин аның янына „барысы да бетте! " дип кычкырып килсәм, ул: “бернәрсә дә югалмады, барысы да яхшы" дип тынычландыра белә. Аның белән куркыныч түгел", - ди Гөлназ горурланып.

                            Хезмәт һәм үз үрнәгең аша тәрбияләү

   Шәриповлар йортында ялкаулыкка урын юк. Статусына һәм мөмкинлекләренә карамастан, Гөлназ ышана: хезмәт – тәрбия бирүнең иң яхшы коралы. Зур ихата, яшелчә бакчасы, бакча — биредә һәркемнең үз җаваплылык зонасы бар.

   "Мин өйдә чит кешеләрне яратмыйм, ярдәмчеләр булуны сәламләмим. Хуҗалыкта балалар ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Без зур йортта яшибез, хуҗалыгыбыз бар һәм барысы да эшләргә тиеш. Идән юа яки чүп үләннәрен утый алмаган балалар үстерергә ярамый. Малайлар белән безнең һәрвакыт суыткычта график бар иде, кызларга мин иртәдән үк биремнәр өләшәм. Күп балалы бер ана әйткәнчә:“үзең эшләгәнгә караганда, егермешәр тапкыр бер үк нәрсәне кушу җиңелрәк". Әмма бу аларның үзләре өчен мөһим», — дип аңлата ул үз позициясен.

   Ләкин төп тәрбия ысулы итеп Гөлназ нотацияләрне түгел, ә шәхси үрнәкне саный. Балалар сүзләрне түгел, ә яшәү рәвешен үзләштерәләр. Әгәр ата-аналар спорт белән шөгыльләнәләр икән, даими укыйлар һәм иҗат итәләр икән – балалар шул ук сукмактан китәчәк.

                                 Ана ресурсы: "Үзеңне онытмаска»

 Мондый масштаблы «дәүләт» белән идарә итеп, хатын-кызга ничек «янмаска»? Гөлназның җавабы гади дә, катлаулы да: үз игътибарыңны үзеңә дә тупларга кирәк. Аның өчен коткаручы –  спорт. Бассейн, йөгерү, биюләр, ә хәзер — көч күнегүләре дә.

   "Минем әниләргә төп киңәшем – үзеңне онытмау. Хатын-кызлар үзләреннән башка барысы турында да уйларга яраталар, һәм моннан барлык якыннары да газап чигә. Әгәр син сәламәт һәм энергияле булсаң – барысына да яхшы булачак.

                               Бәхет вак-төякләрдә һәм традицияләрдә

   Шәриповларның тормышы – ул графиклар һәм бизнес-планнар гына түгел. Мәслән, бу ел саен үткәрелә торган яңа ел фотосессияләре, аларга әни кеше басым ясый (хәтта барысы да «бердәм теләмәсәләр дә»). Бу шулай ук Уфага вокал конкурсларына бару, бу өйдән биш минут ераклыктагы Боз сарае төзүгә шатлану һ.б.

   Гөлназ Фәһим кышы әйтүенчә, ире белән икесендәге перфекционизм тормышны катлауландыра, әмма нәкъ менә ул аларга аны шундый сыйфатлы итеп төзергә мөмкинлек бирә. Шәриповлар гаиләсенә карап, шуны аңлыйсың: күп балалылык - йөк тә, хаос та түгел. Бу үзара хөрмәт, дисциплина һәм гаять зур, барысын да колачлый торган мәхәббәткә нигезләнгән төзек система, ул йортны теләсә нинди тормыш давылларыннан саклый.

Фото: Башинформ.

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас