Башкортстан хөкүмәтендә республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә 2026 елгы язгы ташуны авариясез үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
- Якын арада республикада су басуның актив фазасы башлануы көтелә. Язгы ташу вакытында метеорологик шартлар фаразы һәм аны ашыгыч хезмәтләргә оператив җиткерү хәлиткеч фактор булып тора, - дип ассызыклады Андрей Назаров. – Язгы ташу вакытында гидротехник корылмалардан имин файдалануны тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк,-дип билгеләде Премьер-министр.
Хәзерге вакытта республика буенча уртача айлык явым-төшем нормасының 96 проценты яуган. Язгы ташуның барышы температура фонына, мартның икенче яртысында – апрельдә явым-төшемнәрнең күләменә һәм фазалы торышына бәйле булачак.
18 марттан 27 мартка кадәр республика ГТСларында аварияләргә каршы тренировкалар планлаштырылган. Аларда эксплуатацияләүче персонал, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләре, муниципаль берәмлекләрнең гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләре, шулай ук су басу ихтималы булган зоналарда урнашкан оешмалар вәкилләре катнашачак.
Фикер алышу ахырында Андрей Назаров су басу ихтималы булган зоналарда яшәүче халык исемлеген актуальләштерергә, вакытлыча урнаштыру пунктларының һәм хәбәр итү системаларының әзерлеген тикшерергә, халыкка мәгълүмат бирергә, шулай ук тәүлек буе язгы ташу торышына мониторинг ясарга кушты.
Фото: bashinform.ru