-4 °С
Болытлы
Дәүләт Думасына РФ гражданнарының абруен төшерә, ихтирамын бетерә торган яки илгә һәм кешеләренә карата тискәре образлар тудыра торган урыннары булган чит ил фильмнарына прокат таныклыклары бирүдән баш тарту турындагы закон проектын керткәннәр. Хәтта комик пародияләр формасында да.
Мондый чара чит ил режиссерларын Русия турында яхшы фильмнар төшерергә һәм халкы турында дөрес фикер тудырырга этәрә, дип саный инициатива авторлары.