Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март , 16:02

Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар мемориалына чәчәкләр салды

Бөек Ватан сугышы, хәрби конфликтлар һәм СВО геройларын республика халкы онытмый.

Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар мемориалына чәчәкләр салды
Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар мемориалына чәчәкләр салды

Бүген, 12 мартта, Тәтешле районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Югары Тәтешле авылындагы «Ватанны саклаучылар» мемориалына чәчәкләр салды.

Былтыр бу объект «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерелгән иде. Бөек Ватан сугышы, хәрби конфликтлар һәм СВО геройларын республика халкы онытмый. Моны Радий Хәбиров та әйтеп үтте:

- Республиканың кайсы район һәм шәһәрен генә алсак та, анда һичшиксез һәлак булган яугирләргә һәйкәл бар. Халыкның якташларына карата ихтирамлы мөнәсәбәте мөһим, - диде Башкортстан Башлыгы. - Безнең алда зур бурыч тора - һәр муниципалитетта махсус хәрби операциядә катнашучыларга мемориал төзиячәкбез. Һәм, әлбәттә, Уфада Зур гомумреспублика һәйкәле куячакбыз.

Чыганак: glavarb.ru

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас