Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март , 20:13

Порталда көндәлек мәсьәләләр хәл ителә

Уңайлы сервис! 

Башкортстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү дәвам итә. Дәүләт сервисларын санлаштыру «Мәгълүматлар икътисады» милли проектының өстенлекле бурычы булып тора, дип хәбәр иттеләр республика дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгында. Шулай итеп, Төбәк дәүләт хезмәтләре порталында көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен 18 тормыш ситуациясе урнаштырылган,шуларның 12се 2025 елда.

Портал аша иң актуаль мәсьәләләр буенча ярдәм алырга мөмкин: балалы гаиләләргә һәм свода катнашучыларга ярдәм чаралары, сәламәтлек саклау, балалы хатын-кызларга ярдәм, «Салют» үзәгендә инвалид балаларны тернәкләндерү. "Тормыш хәлләрен" җайга салу өчен электрон хезмәтләр - дәүләт хезмәтләрен(Госуслуги)үстерүнең яңа форматы. Бу кулланучылар өчен уңайлы, чөнки барлык мәгълүмат бер урында җыелган һәм теге яки бу мәсьәлә белән бәйле күпчелек сорауларга җавап бирә. Мәсәлән, «СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары» сервисында әлеге мәсьәләләр белән бәйле барлык мәгълүмат, инструкцияләр һәм электрон хезмәтләр җыелган. Ә порталга кушылучылар саны, елына 600 меңнән артык, форматның кирәклеген күрсәтә, - дип хәбәр итте Башкортстан дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин. 

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас