Безнең халык һәрвакыт кунакчыллыгы белән аерылып торган һәм бу матур гадәт, шөкер, бүген дә сакланып килә. Самавырны екканчы, тастымалны сыкканчы, биткә тирләр чыкканчы чәй эчүгә ни җитә! Ә якын дуслар килсә, табын тагын да ямьләнә. Быелгы кышның соңгы көнендә Канбәк авылында да “Дуслык самавыры” гөрләде. Русия халыклары бердәмлеге елына һәм Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына багышланган чара “Аек авыл” республика бәйгесе чикләрендә оештырылган иде.
Бәйрәм буласы көнне авыл өстенә, берсен-берсе алыштырып, әле моңлы, әле дәртле көйләр таралды. Чарага килүчеләр тәү чиратта авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе белән танышырга ашыкты. Монда күпләрне яшьлек хатирәләренә алып кайткан сугылган келәмнәр, тегү-чигү эшләнмәләре, курчаклар, бизәнгечләр һәм башка кул эшләре белән бергә киптерелгән шифалы үләннәр, җиләк-җимеш кайнатмалары кебек ризыклар да урын алган иде. Ә самавырлар күргәзмәсе бәйрәмнең бизәге булды. Дистәгә якын самавыр арасында формасы һәм зурлыгы буенча ниндиләре генә юк. Ә инде оештыручылар үз куллары белән эшләгән “Дуслык самавыры” арт-объекты бәйрәмнең төп символы булып торды. Әйткәндәй, кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Бишбүләк районы кунаклары алып килгән иң зур самавыр бәйрәмнең күркенә әверелде.
Кунаклар дигәннән, аларның һәрберсе күчтәнәч белән килгән. Күрше Богдан авылыннан “Димкәй” башкорт халык фольклор ансамбле, Кожай-Семеновка авылыннан “Родник” чуаш халык фольклор коллективы һәм Садовый авылыннан “Сударушка” рус фольклор коллективы чыгышлары тамашачыларга зур бүләк булды. Бәйрәмне ачып җибәргән Канбәк мәдәният йортының “Умырзая” татар фольклор ансамбле, гадәттәгечә, чарага үзгә бер рух өстәде. Зур һәм тату гаилә елында балаларның әти-әниләре белән бергә чыгыш ясавын тамашачылар аеруча җылы кабул итте.
Миякә – республиканың күпмилләтле районнарының берсе. Һәм бу бәйрәм төрле милләт, дин кешеләренең дус һәм тату яшәвенең бер чагылышы булды. Бәйрәм рухын уртаклашырга килгән рәсми вәкилләр дә: “Канбәк авылы бүген кунакчыллыкның матур үрнәген, дуслык һәм бердәмлек бәйрәмен күрсәтте”, – диделәр.
Миякә районы хакимияте башлыгы Наил Гомәров, район Совет рәисе Илшат Гыйлемҗанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Хәлил Махиянов һәм башка дәрәҗәле кунаклар Канбәктә уңган, эшкә тырыш, җыр-моңга бай, рухлы, матур телле халык яшәвен билгеләде. Спортта да сынатмыйлар, диделәр.
Әйткәндәй, бәйрәм мәйданының бер өлешендә спорт ярышлары һәм милли уеннар барды. Аларда яше дә, карты да бердәм катнашты. Капчык киеп йөгерү, печән түген әйләндерү, кар ташу кебек ярышлар бигрәк тә балаларның күңеленә хуш килде. Көч сынашканнан соң шифалы үләннәр кушылган самавыр чәен эчүнең тәмен сөйләп торасы да түгел!
Бу көнне чәй өстәлләре сый-нигъмәттән сыгылып торды. Камыр ризыклары белән сыйланып, кышкы ачык һавада, гөрләшә-гөрләшә, ничә самавыр чәй эчелгәндер – анысының инде исәбе юк, әмма бу көннең җылы хатирәсе күңелләрдә озак сакланачагына иманым камил.
“Дуслык әйлән-бәйләне” исә бәйрәмнең төп асылын ачып салды. Төрле милләт кешеләре, нинди яшьтә, нинди вазифада булуына карамастан, кулга-кул тотынышып, “Дуслык самавыры” тирәли әйләнде. Миякә районының зур бер гаиләсенең, алай гына да түгел, республиканың күпмилләтле халкының тату гаиләсенең бер чагылышы иде бу күренеш. Һәркем үзен шушы гаиләнең бер өлеше итеп хис иткәндер, мөгаен. Ә гаилә җылысы ул кешегә яшәү көче һәм ышаныч өсти.
Канбәк авылына да “Аек авыл” бәйгесенең республика этабында уңыш елмайсын дигән ышанычын белдерде бу көнне кунаклар.
***
Миякә районы хакимияте башлыгы Гомәров Наил Камил улы:
– Канбәк авылында чын дуслык һәм бердәмлек бәйрәме узды. Бу авыл гаҗәеп матур табигате, ачык күңелле кешеләре белән үзенә тартып тора. Анда шулкадәр актив, оста халык яши. Бәйрәмдә кул эшләренең искиткеч матур күргәзмәсе оештырылган иде. Самавырлар күргәзмәсе бәйрәмнең үзенчәлеге булды. Ә халыклар дуслыгының күпмилләтле әйлән-бәйләне чараның төп интерактивына әйләнде. Шуны әйтәсем килә, миякәлеләр бер-берсенә ярдәм итеп, матур, тату яши беләләр. Әлеге бәйрәм – моның ачык мисалы. Оештыручыларга, бу җылы мохитне тудырган һәркемгә рәхмәт. “Аек авыл” бәйгесенең финалында җиңү теләп калабыз!
Богдан авылы биләмәсе башлыгы Ринат Мәзһәр улы Кәримов:
– “Аек авыл” бәйгесенең республика этабына чыгу уңаеннан Канбәкнең бер гаилә кебек яшәгән, оешкан һәм матур авыл икәнлеген район күләмендә күрсәтәсе килгән иде. “Дуслык самавыры” авылдашларны, райондашларны, кунакларны, төрле милләт вәкилләрен бер табынга җыйды. Җылы аралашу, уеннарда катнашу кунакларның күңеленә хуш килде. Мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикерләрен җиткерде алар. Шундый зур һәм матур чараны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Халыкның бердәмлеге әзерлек эшләрендә аеруча чагыла. Бер гаилә кебек бердәм эшләгәндә генә бәйрәмнәр дә күңелле үтә. Ә бүгенге бәйрәм Русия халыклары бердәмлеге елының да, Башкортстандагы Зур һәм тату гаилә елының да асылына туры килде.
***
Канбәк – Богдан авылы биләмәсенә кергән 6 авылның берсе. Зур түгел ул, әмма бүгенге көн өчен бәләкәй дип тә әйтеп булмый. Һәрхәлдә, соңгы җанисәп саннары буенча аны “Аек авыл” бәйгесендә “Олы авыллар” номинациясенә керткәннәр. Әле анда 150гә якын йортта 400 тирәсе кеше теркәлгән. Аларның барысы да авылда яши дигән сүз түгел, читтә укучы-яшәүчеләр дә байтак. Эш эзләп, төрле тарафларга чыгып китүчеләр дә аз түгел. Әмма замана мәшәкатьләре үзен сиздерсә дә, мал тотучылар саны кимесә дә, канбәклеләр үз тырышлыгы белән матур дөнья көтәләр.
“Безнең авылда халык яхшы яшәргә тырыша. Йорт-куралар төзек, ишегаллары тәртиптә, һәркем хәленнән килгәнчә кош-корт тота, мал асрый, бакча үстерә. Калганнар белән чагыштырганда, мин аны элек-электән үк бер-берсе белән ярышып дөнья көтә торган авыл дияр идем, – дигән иде бер әңгәмәсендә Богдан авылы биләмәсе башлыгы Ринат Мәзһәр улы Кәримов. – Халык уртак эшләргә дә чыга, ярдәм итә. Өмәләр үткәреп торабыз. Зиратны тәртипкә китерү, коймалау, чишмәләрне, юл буйларын тазарту кебек эшләрне халык ярдәме белән башкарабыз. Кем кул көче белән ярдәм итә, кем – акчалата”.
Бүген, билгеле булуынча, авыл советларының финанс хәле мактанырлык түгел. Шуңа ел да төрле программаларда катнашырга тырышалар. “Аек авыл” бәйгесендә дә актив катнашалар. Ике ел рәттән – Тамьян-Таймас, былтыр Богдан авылы халкы белән бәхетләрен сынап караганнар. Өч елда да районда беренче урынга чыкканнар. Быел Канбәк авылы белән катнашканнар. “Бу бәйге, бер яктан, халыкны тәртипкә өндәсә, икенче яктан, җиңүчеләр өчен финанс ярдәме бар. Максатлар тормышка ашса, клуб бинасының түбәсен эшләтер идек”, – ди биләмә башлыгы.
Фотоларда: бәйрәмнән күренешләр.