Җәмгыять
9 Марта , 07:59

Уфада гаять түбән авырлыктагы сабый туган

Шәһәр перинаталь үзәгендә 490 граммлы кыз баланы үлем тырнагыннан алып калганнар.

Уфада гаять түбән авырлыктагы сабый туганУфада гаять түбән авырлыктагы сабый туган
Уфада гаять түбән авырлыктагы сабый туган
Плацентаның вакытыннан алда китүе һәм һәм ананың гомеренә куркыныч янау сәбәпле, табиблар баланы ярып алганнар. Баланың хәле туганда бик авыр һәм тотрыксыз булган. 
Баланы ашыгыч рәвештә реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә салганнар, үпкәләренә ясалма вентиляция ясаганнар, тиешле башка терапияләр үткәрелгән. 
Әнисенә тәүлек буе сабые янында булу мөмкинлеге бирелгән. Ана баласына күкрәк  сөтен имезгән, табиблар «тирегә -тире " контакт ысулын кулланырга ярдәм иткән. Табибларның тырышлыгы юкка чыкмаган: хәзер кыз бала мөстәкыйль сулый, 1600 грамм авырлык җыйган. Сабыйны тернәкләндерү өчен әнисе белән  17 нче балалар дәваханәсенә күчергәннәр.
Күптән түгел Республика перинаталь үзәге табиблары 24,5 атналык булып туган һәм нибары 480 грамм авырлыктагы кызчыкны исән калдыруга ирешкән булган.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас