Без, журналист халкының, республика хуҗалыкларын җитәкләүче шәхесләр белән – ә аларның күбесе ир-атлар – очрашып, күрешеп сөйләшкәннән соң, һәрберсе турында үз фикеребез туа: берәүләре артык таләпчән тоелса, икенчеләре, киресенчә, хуҗалыгы турында бик сөйләргә яратмый, аның каравы эшләре гөрләп бара. Өченчеләре – кырыс, дүртенчеләре эшен фанатизм дәрәҗәсенә җиткереп башкаручы җаваплы булырга мөмкин. Әлеге язмабызның герое – җитәкче хатын-кыз. Үз-үзен тотышы, сөйләшү адәбе, башкарган эшләре, күңел дөньясы белән без әлегә кадәр очрашкан башка җитәкчеләргә һич кенә дә охшамаган. Ул – үзенчә күркәм. Үзенчә тәвәккәл. Бик тырыш. Сүзебез – Илеш районы XXII партсъезд исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Неля Дамир кызы Әхмәтова турында.
Иң башта ук шуны әйтергә кирәктер: Неля ханым һөнәре буенча да, тумышы белән дә авыл хуҗалыгында очраклы кеше түгел. 1991 елда авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетын тәмамлаган кыз “икътисадчы - авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы" белгечлеген алып чыга.
- Укуымны тәмамлагач, шушы хуҗалыкка – ул вакытта колхоз иде әле – экономист булып кайттым һәм башка беркая да китмәдем, - дип елмаеп искә алды Неля Әхмәт кызы хезмәт юлын башлаган елларын. - Урыслар әйтмешли, кайда тудым, шунда кирәгем чыкты. Практикага кайтканда да өч ел рәттән весовщик булып эшләдем. Ныклап эшли башлагач, башта бухгалтер, аннары баш бухгалтер – шушы вазыйфада барлыгы 27 ел эшләдем. Эшләү дәверендә 7 хуҗалык рәисен алмаштырдым. Сигезенчесе булып менә үзем калдым. Тугыз ел хуҗалык җитәкчесе мин.
1947 елдан эшләп килүче агрохуҗалыкның данлыклы тарихы бар. Фрунзе исемендәге колхозны 1962 елда ХХІІ партсъезд исемендәге итеп үзгәртәләр. Миллионер хуҗалык казанышлары белән республикадан чит өлкәләрдә дә киң билгеле була.
Әмма 2018 елда хуҗалык өчен авыр вакытлар башлана. Неля Дамир кызы сөйләвенчә, ул елларда колхозның хәле шундый дәрәҗәгә җиткән, хуҗалыкны банкротка чыгару проблемасы туган. Неля ханымны рәис вазыйфасын башкаручы итеп калдырганнар, читтән эшләр белән идарә итүче тәгаенләгәннәр. “Бер сүз белән әйткәндә, колхозыбызны таркатырга булдылар”, - дип авыр сулады ул.
Хуҗалык составына кергән тугыз авылның язмышы авыр бизмәнгә салына. Бер якта – Базытамак, Татар Мәнәвез, Таш Кичү, Мари Мәнәвез, Әтәч, Йолдыз, Яңа Нәдер, Иске Нәдер, Бәләкәй Тәҗәй авылларында яшәүчеләр – алар арасында удмуртлар, марилар да бар – язмышы, икенче якта – банкротлык.
- Хуҗалыкта яшәүче төрле милләт вәкилләрен яхшы бер сыйфат берләштерә – ул тырышлык, - ди Неля ханым. – Колхозны таркату, банккротлыкка чыгару турында сүз чыккач, “ни өчен дистәләрчә еллар буе эшләп килгән хуҗалыкны кемдер килеп, юкка чыгарырга тиеш? Бу дөрес түгел”, дип уйладым. Шулай түгелмени? Монда бит ничә буын райондашлар эшләгән, матур тормыш корып, көн иткәннәр. Миллионер колхозыбыз – Илеш районында бай, хәлле саналган, “Хезмәт Кызыл Байрак” орденына лаек булган хуҗалык. Район хакимиятенә баргач, шулай дидем: ярый ла мин башка урында эш табармын, руль артында йөри беләм, ә хуҗалыкны банкротлыкка чыгарган очракта тугыз авыл халкы кайда эшләячәк? Сорвыма җавап бирә алмадылар.
Шулай итеп, озак еллар колхозда хезмәт салган белгечләр алдында сорау туа: нишләргә? Нәтиҗәдә, 48 миллион бурычы җыелган колхозны Неля ханым үз җаваплылыгына алырга җөръәт иткән.
- Беренче елны бигрәк тә авыр булды, чәчәргә орлык кына да юк иде, - дип искә алды хуҗа ханым. - Хезмәт хакы буенча – 7, салымнар буенча 7-8 миллион сум бурыч җыелган иде. Кредитлар түләнмәгән... Бермәлне мине Уфага комиссиягә чакырдылар. Бардым. Салым инспекторлары, суд приставлары, прокуратура вәкилләре килгән. Мин аларга карап-карап тордым да, тиргәп ташладым. Күңелдә җыелгандыр инде. “Сезнең һәрберегезнең кәнәфие, яхшы хезмәт хакы, яхшы машинасы бар. Ә сезнең берәрегез колхозның нәрсә икәнен беләме соң?! Менә сез барыгыз да миңа җинаятьчегә караган кебек карап торасыз. Мин җинаятьче түгел! Мин, киресенчә, колхозыма ярдәм итәргә телим! Ә сез таяныч күрсәтү урынына...” дигәнем хәтердә. Алар миңә бер сүз дә әйтмәделәр.
Менә шулай көрәшә-көрәшә эш башлаганнар. Беренче елны тиенләп акча саный-саный ике җәйге лагерь салганнар. Бухгалтер булгач, һәр тиенне санарга өйрәнгән Неля Дамир кызы башта хезмәт хакы буенча бурычларны түләргә тырышкан. Беренче ашлыкны суккач, тагын хезмәт хакы бирүгә ирешкәннәр. Авария хәлендәге биналар ремонтланган, барлык биналарда диярлек түбәләр алыштырылган.
- Ничә елда аякка бастыгыз? – дип сорамый түзмәдек.
- Биш елда, - булды җавап.
Игенчелекне, малчылыкны үстерүгә күп көч салынган. Сөтчелек, итчелек юнәлешендә эшләрне җайга салганнар. Әгәр элек тәүлегенә 1,5 тонна сөт сатсалар, бүген хуҗалык 6 тонна сөт сата. Максатлары – 10 тоннага җиткерү. Бүген авыл биләмәсе Базытамак авылында урнашкан хуҗалыкта ике комплекслы бригада, ашлык чистарту өчен ике механикалаштырылган ындыр табагы, җитештерү запасларын саклау өчен склад биналары, үзәк машина-трактор мастерское, төрле куәтле 18 берәмлек тәгәрмәчле трактор, 16 йөк автомашинасы, 9 җыю комбайны бар.
- Кайсы өлкә алдарак бара – малчылыкмы, игенчелекме, сөтчелекмы?
- Сөтчелек тармагы ел әйләнәсенә эшли инде. Калганнары да тигез килә.
Неля Дамир кызын борчыган сораулар бихисап. Базытамак авылы читтән карап торганда шул килеш калган кебек тоелса да, халык санының кимүе борчуга сала. Элек авылның ун еллык мәктәбендә меңләп бала укыса, хәзер 75 бала белем ала. Авылда буш өйләрнең күп булуы да борчый хуҗаны. Әгәр элек һәр гаиләдә ким дигәндә 5әр бала булса, хәзер яшьләр дә, сабыйлар да аз. “Ялгышмасам, үткән ел нибары ике сабый туган. Шулай икән, яшьләр каян булсын?” - ди ул моңсу гына.
- Сез – хатын-кыз җитәкче. Тугыз ел шушы җаваплы вазыйфада эшлисез. СПКның һәрбер тын алышын, көчле ягын, сыек ягын беләсез. Хуҗалыкның киләчәген ничек күзаллайсыз? Бу хакта уйланасызмы?
- Уйланам, әлбәттә, - ди Неля ханым. – Иң беренче шуны әйтер идем: ничек кенә сәер яңгырамасын, хуҗалык җитәкчесе булу – хатын-кыз эше түгел. Бу вазыйфага җирне, кешеләрне, авылны яраткан көчле рухлы кеше кирәк. Әлеге вакытта мине иң яхшы аңлаган кеше – иремдер. Ул – зур ярдәмчем. 13 ел буе себердә эшләп, хаклы ялга чыкты. Хәзер бездә заправщик һәм водитель. Әгәр ул мине аңламаса, рәис булып эшли алмас идем.
Һәрбер җитәкченең эштә таяныр ярдәмчеләре – уң куллары була. “Ә сез кемгә таянасыз?” дип сорадык. “Бергә эшләгән белгечләремә”, ди ул.
- Бригадирым – уң кулым. Хәмидуллин Илнур ничә еллар тырышып, намус белән эшли. Диспетчер Гилемханов Фәвил, зоотехник Ахунов Рәфит турында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Ферма мөдирләре Кәлимуллин Рәүф белән Айдешев Леонид – бик җаваплы белгечләр. Учетчиклар, бухгалтерия хезмәткәрләре һәрберсе хөрмәткә һәм мактауга лаек. Баш инженер Акмалов Илдус энергетик вазифасын намус белән башкара. МТМ мәдире Зәйнуллин Эдуард – үз эшенең остасы. Шулар белән бергә, бер команда булып, тырышып, аңлашып-киңәшләшеп эшлибез.
102 кеше тырышып эшләгән хуҗалыкның башка күркәм эшләре дә бар: махсус программа кысаларында алты өй салганнар. Алар колхозда эшләгән, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган эшчеләргә тәгаенләнгән.
Эчкечелек белән көрәшүләре турында да әйтте. Хәер, бу начар күренеш хәзер бик юк хуҗалыкта. “Эчмәгәч, эшләгәч, хезмәт хакын вакытында алгач, кешеләрнең кәефе күтәрелә, - дип исәпли җитәкче ханым. – Хезмәт хакы карталарына күчә. Башта, эшли генә башлаган авыр елларда, авылдашлар, әйтик, 40 мең сум хезмәт хакы алсалар, нольләрен кабат-кабат санап карыйбыз, чыннан да шулай күчтеме икән, дип көләләр иде. Кайсыберләре мотоблоклар алды, үзләренчә дәртләнеп киттеләр.
Техникаларыбыз җитә. Лизинг белән эшләдек. Матди базабыз ныклы. Шунысы сөендерә – техниканың күбесен яңартуга ирештек. Мал азыгы да җитә. Проблемалар туса, вакытында хәл итәргә тырышабыз”.
Хуҗалыкта 500 гектарда кышкы уҗым чәчкәннәр. Мул уңыш алуга өметләре зур. 5022 гектар җирләре бар. Шуның 3 мең гектарына – бөртекле культуралар, 400 гектарда – соя, 400енә көнбагыш чәчәргә ниятлиләр. “Соядан баш тартырга уйламыйбыз, аннан соң җир яхшыра, ашлама кертергә кирәкми, - дип исәпли хуҗа ханым. – Җирләребез уңдырышлы”.
- Иң төп проблема дип нәрсәләрне атар идегез?
- Кадрлар җитмәве, - диде ул. - Кешене җәлеп итүнең төп юлы – үзвакытында түләнгән лаеклы эш хакы. Авыл хуҗалыгына эшкә кайткан белгечләрне дәртләндерү чаралары кирәк. Уйланырга урын бар бит: әйтик, авыл хуҗалыгына кайткан белгечкә 500 мең, табибка – 1 миллион бирү каралган, ди. Программасы әйбәт, ләкин аны камилләштерәсе бардыр. Хуҗалыкта гомум халык саны – 1300ләп. Авыл биләмәсендә мәктәп, балалар бакчасы бар, 6 клуб эшли. Һәрберсенә ярдәм итәргә тырышабыз. Тәртип, җаваплылык дигән төшенчәне һәрберсе яхшы аңлый. Мөмкинлек булганда эшчеләрне санаторийга җибәрештердем. Белгечләр белән Уфага, Казанга сәяхәт итеп кайттык. Якыннары, туганары МХОда булган белгечләребезгә гел генә борчылып, кайгырып тормасыннар дип, игътибар бүләргә тырышабыз. Минем холкым шундый – артыгын тиргәшмим. Сүземне әйткәнче, күңелемнән йөз тапкыр уйлыйм, сүзем белән авырлык китермимме, дип. Чөнки мин шул кешеләр белән эшлим, шуларга таянам.
Кызыклы, фәһемле әңгәмәбезнең азагында Неля Дамир кызы болай диде: “Һәркемнең хыялы булырга тиеш. Шул хыялны чынга ашырам дип яшәргә тиеш адәм баласы. Яшәү яме – хыялны тормышка ашыруда”.
Бүген Неля Дамир кызы җитәкләгән кооператив Илеш районында алдынгы позицияләрнең берсен алып тора. Ә эшчеләр үзләренең ата-бабалары җирендә лаеклы тормыш алып баруны дәвам итә.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, тынгысыз, тырыш хуҗалык җитәкчесе, өйдә – булдыклы ир хатыны, ике бала әнисе, чәчкәләр үстерү кебек бик матур мавыгуы булган искиткеч ягымлы ханым – болар барысы да Неля Дамир кызы Әхмәтова. Тормышны, кешеләрне, эшен яратучы, һәр нәрсәдә яшәү ямен күрүче гүзәл зат ул. Уңышлар Сезгә! Ходай сезгә имин көннәр, бик күп шатлыклы мизгелләр насыйп итсен.