Мәртәбәле кунак булып чарага Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары һәм республика конкурсының жюри әгъзасы Лида Сәгыйть кызы Исаргаковакилде.
“Әлеге зур чара республикада Зур һәм тату гаилә елы һәм Русиядә Халыклар бердәмлеге елына багышлана. Чараны оештыручыларга рәхмәт: матур һава торышы, кызыклы гаилә уеннары авыл халкын үзенә җәлеп итте. Бу авылның конкурста җиңүен телим. Иң мөһиме — район җитәкчелеге халыкка уңайлы шартлар тудыруда актив эшчәнлек алып бара. Биредә уңган һәм тырыш халык яши. Шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар.
Яңа Бирде авылы халкы бердәм һәм тырыш, алар махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә дә ярдәм итә. Чарада төрле буын вәкилләре катнашуы сөендерде.Ул югары дәрәҗәдә узды, район җитәкчелеге, авыл халкы, мәдәният вәкилләре — барысы да зур көч салган, аларга уңышлар телим!”— диде Лида Исаргакова.
Чарада катнашучыларны муниципаль район Советы аппаратының бүлек җитәкчесе Индира Альберт кызы Гәрәева, районбашкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Гөлзия Сабир кызы Ситдикова, Рәҗәп авыл хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев сәламләде.
Мәдәният йорты алдында зур гаилә уеннары оештырылды. Төрле спорт уенарында көч сынашу катнашучыларга бәйрәм кәефе өстәде. Ярыш булгач, җиңүчесе дә була.
Беренче урынны Яңа Бирде авылыннан Нурисламовлар гаиләсе яулады.
Икенче урынга Рәҗәптән Фаат Имаметдиновлар гаиләсе чыкты, өченче урынга Дүртөйле районы Иске Баеш авылыннан Хәмиевлар гаиләсе лаек дип табылды.
Кышкы гаилә уеннарында актив катнашканнары өчен Рәҗәптән Владис Имаметдинов һәм Шаран районыннан Гришуковлар гаиләсе дә бүләксез калмады.
Аннары клуб фойесында кунаклар төрле мастер-класслар һәм күргәзмә эшләре белән танышты.
Бәйрәм авыл клубында дәвамитте.Яңа Бирде авылыннан килгән үзешчәннәр — Радик Миңлебаев, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Газизов һәм Туймазы районы «Төмәнәк» татар халык ансамбленең чыгышы бөтен халыкка бүләк булды.
“Бәйрәм безгә бик ошады. Күңелле чара узды, оештыручыларга рәхмәт. Безнең Дүртөйле районы Иске Баеш авылы да “Аек авыл — 2026” конкурсында катнаша. Үзебездә кичә генә чара уздырдык. Күршеләр янына да килергә өлгердек. Иң мөһиме — без шушы чаралар белән авыл халкын җанландырабыз, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне искә төшереп, дәвам итәбез. Авыл яшәсен, авылның киләчәге булсын. Чакыруыгызга рәхмәт”, — диде Дүртөйле районы Иске Баеш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илдус Илфир улы Хәмиев.
“Мин үзем шушы авылда туып үстем. Туган авылымны, халкымны яратам. Һәр чарага кайтып йөрибез, ярдәм итеп торабыз. Илләребез тыныч булсын, киләчәктә дә шулай бер-беребезгә ярдәмләшеп, җырлашып яшәргә насыйп булсын. Шатлыклы мизгелләрдә генә очрашып, күрешергә язсын”, — диде Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Хәниф улы Газизов.
Район мәдәният йортыннан килгән артистлар да бәйрәмгә моң һәм дәрт өстәде. “Авылыбызда барган эшләрне күреп сокланырлык, шаккатарлык!” — ди Яңа Бирде авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рузилә Нәфыйкова.
Әйе, авылда мәдәни тормыш та гөрләп тора, сәнгать сөючеләр мәдәният йортында эшләп килүче фольклор, вокал коллективларында шөгыльләнә. “Аек авыл” бәйгесе чикләрендә авылның актив кешеләре бергәләшеп скандинавча йөреш белән дә шөгыльләнә, ГТО нормативларын тапшыра. Шулай ук авыл халкы бүген махсус хәрби операциядәге яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыю белән дә актив шөгыльләнә. Быел конкурс аларга уңыш елмайсын! Алдатагы да зуррак, тагы да колачлырак чаралар уздырырга насыйп булсын. Ә Яңа Бирдедә бәйрәмнәрне һәрвакыт иң югары дәрәҗәдә үткәрәләр!
Лиана Ханмурзина.