Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп укучылары белән психологик һәм профилактик эшләрне яхшыртуга юнәлдерелгән указга кул куйган. Мәгариф министрлыгына бу эштә җаваплы итеп тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын билгеләү һәм алар өчен төгәл кагыйдәләр булдырырга кушкан.
Быел 1 марттан әлеге урынбасарлар 30 мең сум күләмендә өстәмә түләү ала башлаячак. Бу террорчылыктан саклануның беренче яки икенче дәрәҗәсе булган мәктәпләргә кагыла. Бу суммага 15% күләмендә урал коэффициенты өстәләчәк. Шулай ук алар өчен аларның эше бәяләнәчәк күрсәткечләр исемлеге төзеләчәк.
Чыганак: Башинформ