Төбәк җитәкчесе республикада яшәүче хатын-кызларны 8 Март белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
“Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән Яз һәм мәхәббәт бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!” – диде Башкортстан Башлыгы. - Бу бәйрәмгә безнең барыбызның да аерым, дулкынландыргыч мөнәсәбәте бар. Бу көнне ихлас күңелдән иң мөһим сүзләрне әйтергә кирәк.
Бүген ир-атлар кадерле хатын-кызларыбызга – әниләр, хатыннар, кызлар, сеңелләр, хезмәттәшләргә сезнең никадәр кадерле булуыгызны әйтергә ашыгалар.
Бүгенге заман һәрберебезгә аерым таләпләр куя. Ләкин сез һәркайда өлгерәсез. Сез назлы һәм кайгыртучан әниләр булып каласыз, өйдә уңайлыклар тудырасыз. Шул ук вакытта һөнәрегездә зур уңышларга ирешәсез, уңышлы карьера төзисез. Хатын-кызлар булып калып, сез үзегезнең нәфис иңнәрегездә зур җаваплылык күтәрәсез, ул кайчак һәр ир-атның да көченнән килми.
Кадерле хатын-кызлар! Бүген бу залда-республикабызның иң гүзәл затлары. Башкортстан горурлыгы һәм матурлыгы! Аның интеллекты, мәдәнияте һәм иҗади көче! Бәхетле, сөекле, сәламәт булыгыз. Хыялларыгыз тормышка ашсын. Балаларыгыз сөендерсен, якыннарыгыз җылысын уртаклашсын. Ә янәшәдә һәрвакыт ышанычлы һәм лаеклы ирләр булачак. Ныклыгыгыз өчен рәхмәт. Бернигә дә карамастан, сез безгә җылылык, илһам һәм мәхәббәт бүләк итәсез. Яз бәйрәме белән сезне, кадерле хатын-кызлар! Халыкара хатын-кызлар көне белән!