Уфада «Патриот» паркы мәйданчыгында кадрлар программасы финалистлары, ветераннар һәм «Башкортостан Геройлары» СВО катнашучылары өчен Русия «Белем» җәмгыяте тарафыннан оештырылган лекцияләр циклы уза.
«Акбуҙат» журналының баш мөхәррире Лариса Абдуллина тыңлаучылар өчен иҗат кичәсе үткәрде. Башкортстан шагыйрәсе, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, журналист Русия армиясе солдатларына багышланган китаплар яза. Аның шәхси инициативасы белән «Акбуҙат» журналы чыгарылышлары басыла һәм оккупацияләнгән Донецк һәм Луганск өлкәләре территориясенә китерелә. Журнал әкиятләр, башкорт риваятьләре һәм халыклар дуслыгы турында материаллар туплаган.