

«АгроКомплекс-2026» халыкара күргәзмәсен һәм агросәнәгать форумын Беларусь, Һиндстан, Үзбәкстан, Кытай, Кыргызстан экспертлары караячак, эшлекле программа чараларында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, быелгы пленар утырыш агросәнәгать комплексына инвестицияләр кертү темасына багышланган иде. Форумда барлыгы 27 сессия һәм дискуссия мәйданчыклары эшләячәк, актуаль темалар буенча фикер алышуда Русиянең 16 шәһәреннән 180 спикер катнашачак. Алдынгы тармак экспертлары агросәнәгать комплексы үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләячәк, тармакның якындагы елларга тенденцияләрен билгеләячәк һәм җитештерү бурычларын хәл итүдә практик тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Чарада Русия АПКсы өчен санлы инновацияләр һәм ясалма интеллект, үсемлекчелектә, шулай ук сөт һәм ит терлекчелегендә генетика һәм биотехнологияләр үсеше, агродроннар куллану һәм башкалар турында фикер алышу булачак. «Агрокомплекс» экспозициясендә Русиянең 37 төбәгеннән 350 компания катнашачак.
Профессионаллар өчен медальләр һәм кубоклар тапшырып, 4 номинация буенча конкурслар узачак. Өченче мәртәбә журналистлар, блогерлар һәм гади иҗат кешеләре өчен агросәнәгать темасына иң яхшы материалга «Агро в комплексе» конкурсы узачак.
Гаризалар 13 мартка кадәр түбәндәге почтага кабул ителә: agrovkomplekse2026@mail.ru Эшлекле программада катнашу һәм күргәзмә экспозициясен карау өчен түбәндәге рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк: https://www.user.agrobvk.ru/
Исегезгә төшерәбез, форум быел 20 мартка кадәр узачак.