Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март , 15:52

Ташламалы категорияләргә җир бүлү ничек бара?

 75 мең гаиләгә бушлай җир кишәрлекләре бирелгән.

Ташламалы категорияләргә җир бүлү ничек бара?
Ташламалы категорияләргә җир бүлү ничек бара?

75 мең гаиләгә бушлай җир кишәрлекләре бирелгән.

Җир яки акчалата түләүне ташламага ия булганнарның 83 проценты алган, дип хәбәр итте түгәрәк өстәлдә Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Артур Аманбаев.

– 2026 елның 1 гыйнварына ташламалы категорияләргә 75 541 җир кишәрлеге бирелде. Шулардан 44 607 участок күп балалы гаиләләргә, 6 991 инвалид балалы гаиләләргә, 8 177 яшь гаиләләргә бирелгән.

СВОда катнашучыларга һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына 351 участок бирелгән.

Узган елда гына да ташламага ия булучылар 1 917 участок алды, – дип билгеләп үтте спикер. Яхшы нәтиҗәләргә шул исәптән альтернатив ярдәм чарасы — бер мәртәбә 250 мең сум түләү кертү нәтиҗәсендә ирешелде.

Түләү өчен 5 403 таныклык бирелгән инде, шуларның 4 832 се — күп балалы гаиләләргә. Хәзер 16 087 гаилә исәптә тора, шул исәптән 10 430 – күп балалы, 1 663 – инвалид балалы, 531 – яшь гаилә, 621 СВО катнашучысы һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзалары.

Исәптә торучы гражданнар, хакимиятнең яисә җирле үзидарәнең вәкаләтле органына гариза белән мөрәҗәгать итеп, мөстәкыйль рәвештә җир кишәрлеге төзи алалар. Участок шәһәр төзелеше регламентларына туры килергә һәм индивидуаль торак төзелеше зонасында булырга тиеш.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас