

Таныш халәтме? Таныш, тик сорау туадыр: бу мәхәббәтме, әллә гашыйк булумы? Аңлатырга тырышырбыз.
Нәрсә ул гашыйк булу?
Гашыйк булу тиз туа һәм бик көчле була.
Билгеләре:
Гашыйк булу хисләр, хыяллар, дулкынлану белән бйәле. Тик ул үтеп китәргә мөмкин, һәм бу – нормаль күренеш.
Нәрсә ул мәхәббәт?
Мәхәббәт акрынрак килә.
Билгеләре:
Мәхәббәт ул – ышаныч һәм җылылык.
Боларны ничек аерырга?
Мин кешене яратаммы, әллә аның янында үземнең рәхәтлек хисенме?
Мин аны югалтудан куркаммы?
Мин аның янында үзем булып кала аламмы?
Җаваплар әлегә буталчык булса, бу гашыйк булу.
Тынычлык, хөрмәт бар икән, мәхәббәткә дә урын булырга мөмкин.
Исеме түгел, хиснең сиңа ничек тәэсир итүе мөһим.
Сине хөрмәт итәләрме? Син үзең булып кала аласыңмы? Әгәр шулай икән, димәк, бу чын хис. Гашыйк булу мәхәббәткә әйләнергә мөмкин, моның төгәл дедлайннары юк.
Чыганак: «Ялкын».