Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль , 13:04

Татарлар җыелган җирдә

Бүләкләр тапшырылды.

Татарлар җыелган җирдә
Татарлар җыелган җирдә

Бүләкләр тапшырылды.

Бу көнебез Башкортстан татарлары өчен гадәти көн түгел.

Уфабызда, " Башкортстан" Дәүләт концерт залында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең VI хисап-сайлау конференциясе ябылды.

Бер төркем милләттәшләребезгә  дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Мөхтәрәм галим һәм язучы Касыйм Йосыповка — Халыклар дуслыгы ордены тапшырылды. ,"Өмет" гәзите журналисты Рәүф Идрисов —  "Хезмәттә фидакарьлек медале"нә лаек булды. Бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз. Халкыбыз өчен тагын да уңышлы гамәлләр кылырга язсын.

Бүген төштән соң конференция "Нур" театрында дәвам итәчәк. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу һәм рәсми булмаган чаралар узачак.

Фото: Д. Кәлимуллин.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас