Шушы көннәрдә Иске Баеш авылында «Аек авыл – 2025» конкурсының республика этабы кысаларында «Буыннарның көмеш чылбыры» – «Вакыт бизәкләре. Авыл хәтерли, авыл хөрмәт итә» дип аталган күрсәтмә чара узды.
Чара мәртәбәле кунакларның рухи традицияләрне берләштергән һәм аның турында күп риваятьләр булган Изге Әулия-тауга барудан башланды. Җирле халык раславынча, тау башындагы бу борынгы мөселман каберлеге тылсымлы сыйфатка ия – әгәр чын күңелдән изге теләк теләсәң, ул һичшиксез тормышка ашачак.
Аннары авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта урындагы артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар «Иске Баеш авылының туу тарихыннан» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтте.
Шуннан соң «Җиде егет» проекты кысаларында яшьләр өчен турнир узды. Команда вәкилләре башкорт милли бүрекләрен киеп, чукмар ыргытуда, бүрәнә өстендә көрәштә һәм бүрәнәне кул пычкысы белән кисүдә җитезлек һәм чыдамлык, уктан атуда осталык күрсәтте.
Мәдәният йорты фойесында «Алтын куллар» проекты кысаларында һөнәрчеләр – талантлы кул эшләре осталары – күргәзмәсе оештырылган иде.
Өч команда – «Мишәрзәр», «Рәсмәкәй», «Карманнар» (Иске Баеш авылы халкы, картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта тәрбияләнүчеләр, Дүртөйле күппрофильле колледжы студентлары) интеллектуаль уенда белемнәрен сынады. Алар өчен Иске Баешның үткәне һәм бүгенгесе вакыйгаларын, авылның атаклы шәхесләрен үз эченә алган тарихи квест үткәрелде. Төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган уенчылар акыл, осталык, зирәклек, иң мөһиме – һәр команда әгъзалары ихтыяр көче һәм бердәмлек күрсәтте.
Халык чәчәненә, данлыклы якташыбыз Фәррах Дәүләтшинга багышланган сәнгатьле уку конкурсына республиканың 150 катнашучысы җыелды. Конкурста шулай ук Русиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Казахстаннан да вәкилләр катнашты.
Бу көнне легендар якташыбыз, халык артисты Фидан Гафаровка багышланган почмак-музей ачылу Иске Баеш халкы өчен әһәмиятле вакыйга булды. Сәхнәдә үз вакытында яраткан артистыбыз башкарган җырлар яңгырады. Фидан Сафа улының улы Азамат Гафаров тамашачыларны үз чыгышы белән сөендерде. Азамат Фидан улы район хакимиятенә, якташларына әтисенең истәлеген саклаганнары өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов белән Н.Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе директоры Гөлшат Хөсәенованың бөек артист истәлегенә багышлаган чыгышы чарада катнашучылар өчен көтелмәгән бүләк булды. Алар Фидан Гафаров үз вакытында спектакльдә башкарган җырны ишеттерделәр.
«Үрнәк башкорт гаиләсе» конкурсының район этабында җиңү яулаган һәм республика этабында катнашкан Гаделшиннар гаиләсе зональ этапта «Иҗади гаилә» номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.
«Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә, актив җәмәгать эшчәнлегенә зур өлеш керткәне өчен» БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачевның Рәхмәт хаты Мәүлимә Мөфтиевага, Ирина Фазлыевага, Лилия Хәмиевага, Рәмзия Мәргамовага тапшырылды.
Интеллектуаль конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: 1нче урынны ышанычлы рәвештә «Рәсмәкәй» командасы алды, 2нче урында – «Мишәрләр» командасы, мактаулы өченче урында – «Карманнар» командасы.
Иске Баеш авылы халкына буыннар чылбырының ныклыгы, бердәмлеге, татулыгы үрнәге булып калуларын, киләчәктә дә уңышлар һәм «Аек авыл» конкурсының республика этабында җиңү телибез!