Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 16:17

Бакчачыларга ярдәм булачак

Дәүләт моны читтә калдырмый. 

Бакчачыларга ярдәм булачак
Бакчачыларга ярдәм булачак

Башкортстанда 1,5 мең бакча ширкәтенең өчтән бере (күбрәк тә әле) дәүләт ярдәме алды. Бу хакта социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров язды.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан СНТларын үстерү буенча системалы эш 2022 елда башланып китте. Бу вакыт эчендә СНТ ярдәменә 800 млн сумга якын акча юнәлдерелгән.

Финанслауны керү юлларын, эчке суүткәргечләрне ремонтлауга, янгын хәвефсезлеге мәсьәләләрен хәл итүгә, ККК өчен контейнер куюга тотканнар.

Акрынлап электр белән тәэмин итү проблемалары карала. Иң яхшы СНТларга ел саен грантлар бирелә. Русия Президенты йөкләмәсе буенча СНТны газга тоташтыру дәвам итә.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас