Җәмгыять
25 февраль , 15:18

Чиләбе өлкәсе делегациясе килде

   25 февральдә Башкортстанга Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер җитәкчелегендә рәсми делегация килде. Уфа аэропортында аны республика җитәкчесе Радий Хәбиров каршы алды.

Чиләбе өлкәсе делегациясе килдеЧиләбе өлкәсе делегациясе килде
Чиләбе өлкәсе делегациясе килде

Визит программасында сәнәгать һәм социаль объектларда булу, регионнарның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү, шулай ук эшлекле даирәләрнең бизнес-форум форматында аралашуы.

   Радий Хәбиров һәм Алексей Текслер Республика кардиология үзәгендә булдылар. Бу республикада пациентларга барлык төр махсуслаштырылган, шул исәптән «йөрәк-кан тамырлары хирургиясе»профиле буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче бердәнбер учреждение. Кардиоүзәк составында 518 урынлык стационар һәм сменасына 320 кешегә исәпләнгән поликлиника эшли.

   2025 елда республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусы төзелеше тәмамланды. Аның эшенә стартны видеоконференцэлемтә режимында Русия Президенты Владимир Путин бирде.

   “Күргәннәр мине чын-чынлап тетрәндерде. Чыннан да, иң заманча бина, иң заманча җиһазлар, бик мотивацияле табиблар, – дип билгеләде Алексей Текслер. – Без үз чиратыбызда шулай ук берничә эре медицина объекты төзибез. Бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу, нинди яхшы казанышлар барлыгын карау бик мөһим.

***

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә делегация визиты кысаларында фикер алышырга ниятләгән Чиләбе өлкәсе белән багланышларның төп юнәлешләрен хәбәр итте.

- Без Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә булган тәҗрибә һәм уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашырга телибез, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Һәм, әлбәттә, туризмны үстерү турында фикер алышу мөһим. Беренче чиратта, Уфа белән Чиләбе арасында туры авиарейсларны яңарту мөмкинлеген карарга. Без бу проектка яңа импульс бирергә телибез, чөнки Чиләбе өлкәсе икътисады динамик рәвештә үсә.

Алексей Текслер ассызыклаганча, Башкортстанга визит һәр төбәктә булган файдалы эшләнмәләрне табарга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: пресс-служба Главы Республики Башкортостан / сайт

                                             

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас