

22 февральдән ташламалы категориядәге гражданнар (инвалидлар, студентлар, күп балалы гаиләләр әгъзалары, пенсионерлар) бушлай яисә ташлама буенча Max мессенджерындагы санлы ID буенча мәдәният учреждениеләренә: музейларга, театрларга, концерт мәйданчыкларына, мәдәни-ял итү учреждениеләренә бара алачак.
Акция Рсия төбәкләрендә гамәлдә һәм 1 мартка кадәр дәвам итәчәк.
- Русия Мәдәният министрлыгы сәнгать һәм тарих кызыклырак һәм киң аудиториягә якынрак булсын өчен юнәлдерелгән инициативаларны актив рәвештә хуплый. Без яңа масштаблы акция башлап җибәрәбез. Катнашуга бөтен ил буенча мәдәният учреждениеләре чакырылган. Акция буыннарны берләштерергә, театрга яисә музейга баруны бөтен гаилә өчен уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк, - дип сөйләде РФ мәдәният министры Ольга Любимова.
Мәдәният учреждениесенә бару өчен Max милли мессенджерында санлы ID ка күчәргә һәм керү урынында QR-код күрсәтергә кирәк.
Акциядә БР Дәүләт академия симфоник оркестры, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, БР Милли яшьләр театры катнаша. М.Кәрим, Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, БР Милли музее, М.В.Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле катнаша.
Чаралар исемлеге белән «Мәдәният.РФ» порталында “Культура поМАХимуму» махсус бүлегендә танышырга мөмкин.
Һәр төбәктә мәдәният учреждениеләренә иң күп килгән ташламалы категориядәге гражданнар призлар алачак.
Акциядә катнашу өчен, мәдәният учреждениесе эчендә танылган объектның фотосын ясарга һәм сурәтне MAX мессенджерында «Культура поМАХимуму» чат-ботына җибәрергә кирәк. Чат-бот 25 февральдән эшли башлый.
Фото: сайт министерства культуры РБ.