

Күпләребезнең бу хакта уйланып караганы да юктыр. Әмма мошенниклар активлашкан бүгенге чорда аеруча уяу булырга кирәк, дип кисәтә Плеханов исемендәге Русия икътисад университетының дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Мери Вәлишвили.
“Телефонда документлар һәм банк карталары фотосурәтләрен саклау җитди куркыныч тудырырга мөмкин, - ди ул. – Шулай ук документларың белән селфи фотоларын да сакларга кирәкми, ә бит күп кенә сервислар теркәлү яки авторизация вакытында шәхесне раслау өчен нәкъ менә шундый фотолар куллана”.
Сүз репутацияне боза торган фотосурәтләр турында гына бармый. Соңгы елларда мошенниклар турыдан-туры гражданнарның акчаларын урларга түгел, ә корбаннарның шәхси мәгълүматларын чәлдерергә тырыша. Мондый мәгълүматка ия булып, җинаятьчеләр соңыннан күпкә зуррак акчаларга ия булырга мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә белгечләр смартфон хәтерендә документ сурәтләрен, банк карталары реквизитларын сакларга киңәш итми. Теләсә нинди кәрәзле телефон хакерлар һөҗүме объекты була ала, алар моның өчен төрле зарарлы программалар куллана.
Русия Эчке эшләр министрлыгы белгечләре кисәтүенчә, хәтта сурәттәге реквизитларның бер өлеше буялган булса да, бухәвефсезлекне гарантияләми, чөнки техник чаралар җинаятьчеләргә яшерен мәгълүматларны тергезергә мөмкинлек бирә ала.
Фото: ufa1.ru