

Бүген, 20 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гомерләрен илгә һәм республикага хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә Русия һәм Башкортстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Бу залда хәрбиләрне, ветераннарны, укытучыларны, галимнәрне, табибларны, ааыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен, мәдәният эшлеклеләрен, эшчеләрне, инженерларны, эшкуарларны,төрле һөнәр ияләрен чын күңелдән сәламлим.
Бүген Башкортстан ил белән бергә махсус хәрби операция бурычларын хәл итүдә катнаша. Безнең изге бурычыбыз - Ватаныбызның суверенитетын саклау. Ирекле һәм бәйсез илдә яшәргә, эшләргә, балалар үстерергә хокукыбызны яклау. Без үзебезнең яугирләребез белән горурланабыз. Алар хәрби бурычларны намус белән үтиләр, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәләр. Без махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен һәрвакыт ышанычлы терәк булачакбыз. Безнең һәрберебез көчебез һәм мөмкинлекләребез буенча Җиңүгә үз өлешен кертә. Авыр шартларда без республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итәбез. Тылны кайгыртабыз, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүне дәвам итәбез. Республиканың барлык уңышлары нигезендә сезнең һәрберегезнең җаваплы хезмәте һәм югары профессионализмы тора, кадерле дуслар», –дип сөйләп үтте Радий Хәбиров. Төбәк башлыгы кайбер бүләкләнүчеләр турында бераз сөйләп үтте.
I дәрәҗә „Ватан алдындагы казанышлары өчен“ ордены медале белән Рәхим Зәки улы Мөрәсов бүләкләнде.
"Рәхим Зәки улы – дөньякүләм танылган лингвист. 30 елга якын диссертация советы белән җитәкчелек итә. Сезнең канат астында 14 докторлык һәм дистәләгән кандидатлык диссертацияләре якланган. Фәнгә керткән зур өлеше өчен Сез Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайландыгыз.
II дәрәҗә „Ватан алдындагы казанышлары өчен“ ордены медале белән Альберт Акрам улы Мулдашев бүләкләнә. Иң абруйлы эколог-флористларның берсе. Сез, хөрмәтле Альберт Акрамович, инде ярты гасыр Уфа биология институтында эшлисез. Сез ЮНЕСКОның „Башкортстан Уралы“ биосфера резерватын, „Янгантау“ һәм „Торатау“геопаркларын булдыру проектлары өстендә эшләдегез.
„Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре“ дигән мактаулы исемгә Айдар Галимов лаек булды. Хөрмәтле Айдар Ганиевич, сезнең репертуарыгызда 500гә якын җыр бар, алар башкорт һәм татар эстрадасының алтын фондына кергән. Сез күп еллар халыкка, тамашачыларыгызга булган тугрылыгыгызны саклап киләсез. Моннвн тыш сез ел саен сугыш ветераннары, инвалидлар җәмгыяте һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен дистәләгән хәйрия концертлары үткәрәсез», — дип төбәк җитәкчесе җылы сүзләрен җиткерде һәм барлык бүләкләнүчеләргә намуслы хезмәтләре, югары профессионализмнары өчен рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.