

Бөтен Русиядә!
Әбҗәлил районы муниципаль төбәкләргә кергән урында куелган стелалар конкурсында беренче урын алды. Бөтенрусия конкурсында җиңүче булулары турында район хакимияте башлыгы Айрат Әминев хәбәр итте.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә узды.
"Хәзер Әбҗәлил районына кергәндә куелган билге генә түгел, ә туган җиребезгә булган мәхәббәтебезнең чын символы бар. Федераль дәрәҗәдә безнең район өчен горурлык. Бу безнең уртак җиңүебез. Абҗәлил, алга!"- диде Айрат Әминев.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда туры элемтә вакытында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Әбҗәлил районы чигендә лаеклы стела урнаштырырга кушкан иде.