Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 февраль , 13:16

Ул моңа күптән лаек!

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә " Уфаның мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Ул моңа күптән лаек!
Ул моңа күптән лаек!

Бүләкләү тантанасы башкала Советының 60 нчы утырышы кысаларында узды. Русиянең баш мөфтиенә диплом, күкрәк билгесе һәм таныклык тапшырылды.

   «Мин сезнең бу карарыгыз һәм шушы югары дәрәҗә өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Иң мөһиме, без республикабызда тынычлык һәм милләтара татулыкны саклап кала алдык. Без Аллаһ кушкан буенча яшибез. Бүген безнең сугышчылар Бөек державабызның бәйсезлеген һәм суверенитетын яклыйлар. Безнең имамнар һәм православие руханилары бүген алар белән янәшә. Безнең илебез берләште һәм явызлыкка каршы тора. Мин башкалабызның ничек үзгәрүен, аның ничек үсүен күрәм һәм монда Башкортстан Башлыгы һәм республика хакимиятенең зур казанышы бар. Барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, бердәмлек һәм берләшү телим», – диде Тәлгать Таҗетдин. 

   Русиянең Баш мөфтие 1948 елның 12 октябрендә Казанда туа. 1973 елда Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә «Мир-Араб» мәдрәсәсен (Ислам Диния училищесын) отличие белән тәмамлый. Шул ук елны дөньяда әйдәп баручы мөселман дини учреждениеләренең берсе булган «Әл-Азһәр» Ислам университетының (Каһирә, Мисыр) гомуми дин факультетына укырга керә, аны 1978 елда тәмамлый.

   1973 елда Казандагы «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатыйбы (күмәк намазларда баш рухани) була. 1977 елда, Мисырда укыганда, үзенең беренче хаҗын, Мәккә (Согуд Гарәбстанына) хаҗын кыла. 1978-1980 елларда-«Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчетенең (Казан) беренче имам-хатыйбы.

   1980 елның 19 июнендә Тәлгать Таҗетдин мөфти һәм СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлана (ДУМЕС, Уфа). 1990 елның июнендә чираттагы съездда бу вазыйфага яңадан сайлана. Идарәне 1992 елга кадәр җитәкли. 1992 елда, Думес Русия һәм БДБ Европа илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте итеп үзгәртелгәннән соң, югары мөфти һәм идарә рәисе була.

   1996 елда аңа «Шәех-уль-ислам» (Ислам мәсьәләләре буенча илдә иң югары вазифаи зат) титулы бирелде. Ул Русия төбәкләрендә 2 меңгә якын мәчет төзү инициаторы һәм попечителе.

Фото: gorsovet-ufa.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас