

Мәктәп укучылары белән очрашуга Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар килде. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына туры китереп оештырылган очрашу бик тә истәлекле узды.
Чара кунаклары балаларга катлаулы сугыш көннәре турындагы истәлекләре турында бәян итте. Алар хезмәтнең кырыс сынаулары, туганлык һәм үзара ярдәмләшүнең солдатларга авыр хәлләрдә нык рухлы булып калырга ярдәм итүе турында сөйләделәр.
Укучылар сораулар бирделәр һәм очрашу ахырында ветераннарга хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.