

2026 елның 21-23 февралендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Русия-минем тарихым. Батырлык” мультимедиа тарихи паркларында зур чаралар узачак.
Чара кысаларында 21 һәм 22 февральдә тематик экскурсияләр, «Генерал бул» һәм «Русиянең хәрби даны» танып-белү квестлары, шулай ук «Бөек Җиңү йолдызлары» фильмы күрсәтү белән «Бөек Ватан сугышы»экскурсиясе узачак.
Фестивальнең үзәге Запорожье өлкәсенең Мелитополь шәһәрендәге тарихи паркында булачак. Геройлар темасы бай программа буенча узачак. Болар: «Билгесез геройлар» лекциясе, «Русиянең бөек полководецлары» тарихи уены, МХО геройлары белән очрашу-диалог. Запорожье һәм күрше өлкәләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәнеп, «Гражданнар оборонасы – такмед» эстафетасында ярышачаклар, шулай ук пилотсыз очкычлар һәм дроннар (безнең һәм трофей) күргәзмәсендә, гамәлдәге хәрби техника күргәзмә-күрсәтүендә булачаклар.
Уфадагы чаралар турында тулырак мәгълүматны сез сайтта карый аласыз (https://myhistorypark.ru/) һәм «ВКонтакте " паркы төркемендә (https://vk.ru/myhistory_ufa).