Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль , 20:27

Бәйрәмгә рәхим итегез!

2026 елның 23 февралендә Уфада " Без бергә!» дип аталган Зур спорт бәйрәме узачак.

Бәйрәмгә рәхим итегез!
Бәйрәмгә рәхим итегез!

Ул Халыклар бердәмлеге елына һәм «Башкортостан 24» телеканалының 10 еллыгына багышлана. 14:00 сәгатьтән башлап легендар «Динамо» стадионы бозында (К.Маркс ур., 2нче йорт) кунакларны танылган спортчылар белән очрашулар, халык һөнәрләре ярминкәсе, автор сувенирлары, сыйлар һәм бик күп күңелле сюрпризлар көтә.

   Сәхнәдә башкорт эстрадасы йолдызлары – Русиянең атказанган, БРның халык артисты Нәзифә Кадыйрова, БРның халык артисты Гали Алтынбаев, Башкортстанның халык артистлары Рөстәм Гыйззәтуллин һәм Гөлназ Мөхәммәдиева, БРның атказанган артистлары Раил Өметбаев, Рәфис Сирусин, Радмир һәм Карина Хәсәновлар чыгыш ясаячак.  

   Бәйрәмнең алып баручылары – «Башкортостан» ДТРКсенең теле һәм радиожурналистлары Рөстәм Габбасов һәм Надежда Марьина, Галимҗан Ибәтуллин һәм Альбина Зәйнетдинова конкурслар һәм викториналар әзерлиләр. Җиңүчеләрне бүләкләр - спорт инвентаре, «Динамо» фитнес – клубына карталар, Уфа телеүзәгенә экскурсиягә сертификатлар көтә.

   Чара спортны, мәдәниятне, халык традицияләрен һәм гаилә бәйрәменең яхшы атмосферасын берләштерәчәк. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

                                  

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас