Җәмгыять
17 Февраля , 09:54

Зур һәм бердәм гаилә үрнәге

Марат Хөснетдиновны хоккейчы итеп кемнәр үстергән?  

Зур һәм бердәм гаилә үрнәгеЗур һәм бердәм гаилә үрнәге
Зур һәм бердәм гаилә үрнәге

Марат Хөснетдиновны хоккейчы итеп кемнәр үстергән?

Благовар районы Языкова авылында 50 ел гомер итүче абруйлы, уңган, итәгатьле, тату Хөснетдиновлар гаиләсен яхшы беләбез – гаилә башлыгы Мәсхүт Мәхмүт улы һәм аның хәләл җефете Ямал Варис кызы турында сүз алып барачакбыз.

Мәсхүт Мәхмүт улы белән икебез дә районыбызның Былышлы авыл Советы биләмәсендә туып-үстек, шундагы мәктәпне тәмамладык, Уфа Авыл хуҗалыгы институтында укып, хезмәт юлларын да Благовар кошчылык фабрикасында башладык.

Ул Сарайлы авылында Миңниса Вәлиулла кызы һәм Мәхмүт Зиятдин улы Хөснетдиновлар гаиләсендә, 1950 елның 2 июнендә, беренче бала булып дөньяга килә. Бертуган сеңлесе Әлфия 1955 елда туган. Әтисе Мәхмүт Зиятдин улы озак еллар Киров исемендәге колхозда партком булып эшләде, әнисе Миңниса Вәлиулла кызы Былышлы урта мәктәбендә бухгалтер вазифасын башкарды.

Мәсхүт абый мәктәптә алдынгы укучы, спортка да мөкиббән егет булып үсте – чаңгычы, футболчы иде ул һәм хоккей уены белән дә ныклап кызыксынды. Тормыш иптәше Ямал Вәрис кызы Учалы районының Колаш авылыннан. Алар Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында укыганда танышканнар (Мәхмүт – зоотехник, ә Ямал икътисад факультетын тәмамлады). Яшьләр 4 курста укыганда гаилә коралар. 1976 елны диплом яклаган чакларны искә төшереп, Ямал Варис кызы: “Дипломны без өчәүләп алдык: мин Мәсхүт һәм беренче улыбыз Азамат (1975)”, –ди.

Аннан тыш бу гаиләдә тагын ике егет туа – Азат – 1979, Олег 1986 елгы. Һәм көннәрдән-беркөнне, моннан 23 ел элек, бу гаилә дәвамчысы – Марат Хөснетдинов дигән, бүген күпләргә билгеле егет дөньяга аваз сала.

Хөснетдиновларның олы улы Азамат Языкова мәктәбен тәмамлап, Благовещенск шәһәрендә Ерак Көнчыгыш командирлар әзерләүче Югары хәрби училищены, аннары хәрби Академияне тәмамлый. Азамат Мәсхүт улы Әфган сугышында, ике Чечен компаниясендә катнаша. Кайнар нокталарда күрсәткән батырлыклары өчен Югары дәүләт бүләкләренә лаек булып, полковник дәрәҗәсендә отставкага чыкты. Бүген полковник гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

Азамат белән Ирина 3 балага гомер бирәләр: кызлары Юлиягә 26 яшь. Ул кием дизайнеры. Төпчекләре Александра 11 яшьтә. Ә төп героебыз – Маратка 23 яшь. Ул инде оста хоккейчы. Соңгы арада игътибар иткән булсагыз, Марат дөньякүләм билгеле хоккейчыга әверелде.

Маратны әнисе Ирина 4 яшьтән “Ак аюлар” спорт мәктәбенә йөртә башлый. Әтиләре Азамат хәрби кеше булу сәбәпле, бала тәрбияләү бурычы күбрәк әниләренә төшә. Соңрак Марат Подольск шәһәренең “Витяз”ендә хоккей һөнәрен үзләштерә һәм үзен бик яхшы осталыкка ия итеп таныта башлый. Аны Санкт-Петербургның СКА командасына алалар, ул Яшкин, Гусев, Хәйруллин һәм башкалар белән бергә уйный, вакытында иң яшь команда капитаны да була (тренеры Роттенберг).

Хөснетдинов үсмер вакытта Русиянең хоккей буенча җыелма командасы составында илебезнең даны өчен уйнады. «СКА-1946» составында 2021/22 сезонында – Харламов Кубогы иясе. Төп команда белән бергә 2021/22 сезоны нәтиҗәләре буенча Русия чемпионатының бронза призеры булды. 2023 елның февралендә Континент Кубогы иясе һәм яңадан ил чемпионатының бронза медальләрен яулады. һәм тагын алга, үсешкә таба бар тырышлыгын сала егет.

Ямал Варис кызы Маратның 4 яшьлек чагында Яңа елга кунакка кайткан вакытларын искә төшерде. Шул вакытта ук аның хоккейга мөкиббән киткән бала булуын искә алды. Кунакта яхшы, әмма спорт ялкаулыкны кичерми, күнегүләрне калдырмаска кирәклеген бала да аңлый. Авыл бит, анда ул вакытта Боз сарае юк.

Азамат Мәсхүт улы энесе Олег белән Уфадагы Спорт сараена барып, күнегүләр үткәрү өчен рөхсәт алалар. Шуннан башлана күнекмәләргә йөрү. Маратны иртәнге 4тә уятып, юрганга төреп, җиңел машинаның арткы урыннарына салып, Уфага Спорт сараена юл тоталар. Иртәнге сәгать 7дә башланган күнегүләрне уңышлы үткәреп, Маратны шулай кышкы каникул беткәнче Уфага йөртәләр.

Күз алдына китерегез әле, әгәр дә баланың үзендә ихтыяр көче булмаса, егет булгач шундый уңышларга ирешер идеме?

Үткән елның март аенда Марат Хөснетдинов АКШка Миннисота хоккей командасына алына, азрак уйнагач, Маратны “Бостон” га алыштырып алалар. Үзенең яхшы уены белән ул “Бостон” командасы җитәкчеләрен, җанатарларын шатландыра. Үткән уенда “Нью-Йорк Рейнджерс” – “Бостон” командасы арасындагы уенда ул 4 алка кертә, уен 10:2 исәбенә аларның җиңүе белән тәмамлана.

21 гасырда шундый күләмдә алка кертүчеләр бүгенге көндә 9 гына уенчы исәпләнә, шуларның берсе – якташыбыз Марат Хөснетдинов. Без аның белән горурланабыз.Бүгенге көндә Маратның икетуган ике энекәше дә Мәскәүдә яши. Олегның 4 яшьлек улы Малик Б.П. Михайлов исемендәге хоккей академиясендә һәм 9 яшьлек Артур (Азат улы) Химки шәһәренең “Эскадрилья” командасы капитаны буларак уйный, аларга Марат абыйлары үрнәк булып тора.

Мәсхүт Мәхмүт улы “Чәрмәсән” совхозы директоры булып эшләгәндә, авылда хоккейчы егетләргә “Салават Юлаев” командасы спортчыларының иске формаларын (киемнәрен) алып кайтып биргән. Шулар арасында,ул искә алуынча, Ирек Гыймаевның формасы да булган.

Картәти белән нәнәй бүгенге көндә оныкларының уенын карыйлармы соң?

Алар серле генә елмаеп, диварда эленеп торган календарьгә күрсәтәләр.

“Менә бүген (16.01.2026) иртәнге 5тә торып, икәүләшеп хоккей карадык. Онык каршы команда капкасына 54нче секундта ук бер алка кертте. Менә шулай балалар һәм оныкларның тормышларына , уңышларына горурланабыз һәм шатланабыз,”– ди хоккей җене кагылган оныклары белән лаеклы горурланучы дәү әти һәм дәү әни.

Бер спорт белән генә яшәми Хөснетдиновлар. Бу гаилә әгъзалары СВОга карата дөрес карашта гына калмый, алар зур ярдәм дә күрсәтәләр. “Хәрбиләргә ярдәм итүне бурыч итеп куйдык: волонтерлык эшен – бу яшеренү челтәре, маскировкалаучы халатлар һәм башка әйберләрне үрү чын күңелдән башкарабыз. Осталыкка күршеләргә – Чишмәгә, Уфага барып өйрәнеп кайттык.

Эшне башлаганда материал сатып алу өчен Мәскәүдән улларым Азамат, Азат, Олег акчалата ярдәм күрсәттеләр. Авылдашларым күп тапкырлар акчалата ярдәм иттеләр, әле дә шул эш дәвам итә. Сез үзегез дә 6 тапкыр посылка, 10 тапкыр акча бирдегез, кичләрен күпләп яшел, ак төстәге тасмалар кистегез”, –ди Хөснетиновлар.

Шулай ук Ф. Зиннәтуллина, М. Хисаева, М. Вилданова, Р. Камалова һәм башкалар, күпләп акчалата ярдәм күрсәтеп торалар. Яшеренү челтәрен үрү өчен һәркөн 15-әр кеше катнаша. Бүгенге көндә хәрбиләргә:

–583 – яшеренү челәте (6х3 метр),

–126 – яшеренү халаты;

–135 – яшеренү шлемы әзерләп җибәрелде.

Ямал Варис кызы волонтерлык белән генә шөгыльләнми, ул әле җырларга һәм биюгә дә вакыт таба. “Сөембикә” бию ансамбленә 2018 елдан ук йөри, ә “Аманат”ка быел 20 ел була.

–Мине, бердән, тормыш иптәшем Мәсхүт Мәхмүт улы аңлый, шуның өчен мин ул эшне оештыра алам, акчасын, материалларын табам. Икенчедән, кызлар белән уртак тел табып эшлибез. Рәхмәт аларга, җиңүне көннән-көн якынайтабыз, без үргән яшеренү челтәрләре хәрбиләрне, сугыш коралларын саклавы безгә көч-дәрт өсти! Җиңү безнең якта булачак!

Тормышны тулысы белән кабул итеп, аны баету, үзләрен генә түгел, башка бик күп кешеләрне аңлап, аларга ярдәм итеп яшәүне яшәеш кануны иткән бу гаилә авылдашларына да үрнәк булып тора. Дәү әни, дәү әти эзеннән атлап килүче 7 оныклары да читтән киңәш эзләми, алар үрнәгендә ныклы, дөрес, ышанычлы тормыш сукмагына баса килә.

Гаиләсенә үрнәк тә, горурлык та бирүче, кече туганнарына остаз да булган Марат абыйлары да шул нигездә тәрбия алган. Марат Хөснетдинов узган елда Санкт-Петербург гүзәле София белән гаилә корды. “Гөл төбенә гөл үсә” дигән мәкаль көчен югалтмый ул, яшь Хөснетдиновлар да үрнәк гаилә язмышлары белән тормышны баетып яшәр. Дөнья киңлегендә исеме балкыган, яңгыраган якташыбыз, хоккейчы егет Марат Азамат улының уңышлары турында киләчәктә дә яхшы хәбәрләр генә ишетербез дип ышанабыз.

Зәйтүнә Шарапова, Рифхәт Асаев.

Благовар районы, Языкова авылы.

 

 

 

 

 

Зур һәм бердәм гаилә үрнәге
Зур һәм бердәм гаилә үрнәге
Зур һәм бердәм гаилә үрнәге
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас