16 февральдә Уфада Кузнецов Затоны микрорайонында 2200 урынлык яңа мәктәпне ачу тантанасы булды.
Ул республикада гына түгел, бөтен Идел буе федераль округында иң зурысы булып санала. 34 мең квадрат метрдан артык булган яңа мәгариф учреждениесе 96 сыйныфка исәпләнгән. Бүгенге көндә мәктәптә 1500 бала белем алачак.
164нче мәгариф үзәге директоры Миләүшә Мурзагалина әйтүенча, мәктәпкә бары тик контроль-үткәрү пункты аша гына кереп була. Гимназиядә 176 видеокүзәтү камерасы эшли, район эчке эшләр бүлеге белән оператив элемтә булдырылган; Росгвардиянең ведомстводан тыш саклау бүлеге белән элемтәне тәэмин итүче төймә куелган.
Радий Хәбиров мәктәп ачылу тантанасы белән котлагач, аның төзелеше белән шөгыльләнүче подряд оешмасы вәкилләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ачылу тантанасыннан соң республика җитәкчесе берничә уку кабинетын, актлар һәм спорт залларын, ашханәне карап чыкты. «А» хәрефе рәвешендәге гадәти булмаган архитектура формасындагы бина зоналарга бүленгән: башлангыч сыйныфлар өчен аерым блоклар, урта звено һәм ашханә блогы.Биредә 100 дән артык фән укытучылары, психологлар, социаль хезмәткәрләр, киңәшчеләр, лаборантлар эшләячәк.