Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 февраль , 22:53

"Торатау"да бик матур чара үтте

«Халыкның төшке ашы» хәйрия акциясе узды.

«Торатау» конгресс-холлында Башкортостан Республикасында зур һәм тату гаилә елы һәм «Үз гаиләң» форумы кысаларында быел беренче тапкыр «Халыкның төшке ашы» хәйрия акциясе узды. Бу чараның инициаторы булып БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә ашамлыклар банкы -«Азык-Түлек» белән берлектә "Опора России" төбәк бүлеге чыгыш ясады. Акциядә Уфа эшкуарлары гаиләләре белән бергә хакимият органнары һәм БР үсеш институтлары вәкилләре - төбәк башлыгының социаль сәясәт үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Альбина Касыймханова, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина, «Опоры России» Башкортстан төбәк бүлеге рәисе Ләйсән Николаева һәм башкалар катнашты.

Тулырак: "Молодежная газета"

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас