+22 °С
Облачно


Башкортстанның Хезмәт министрлыгы башлыгы Ленара Иванова 15 ел эшләгәннән соң вазифасыннан китә.
Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте:
"Без инде килештек, Ленара Хәкимовна Дәүләт Җыелышына эшкә күчәчәк, чыннан да шундый зур тәҗрибә белән аның урыны шунда булырга тиеш. Бик зур рәхмәт әйтәм», - диде ул.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры итеп Ольга Кабанова куелачак. 2019 елдан ул министрның беренче урынбасары урынын биләгән.
Чыганак: Башинформ.