

Моның турында былтыр ук сөйли башлаганнар иде инде: 20 ел бергә яшәүчеләргә - 20 мең, 30 ел өчен -30 мең – дистәләр күбәйгән саен акчасы да арта барсын диделәр. Ләкин бу идеяне Дәүләт Думасында кире какканнар. Проектка төзәтмәләр кертергә кушканнар.
"Бу проектны җиренә җиткерү өчен, озак еллар бергә яшәгән гаиләләрдән башлау дөрес булыр. Без былтыр тәкъдим иткәнчә түгел, ә 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәүчеләргә матди бүләк бирүне күзалларга кирәк. Бу аларны хөрмәтләү максатыннан булырга тиеш", - дигән Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов.
Әйткәндәй, Русиянең кайбер өлкәләрендә инде мондый түләүләр бар, ди. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр ала.