Җәмгыять
13 февраль , 05:45

Коммуналка тагын арта, диләр

Кайчан артачак? Башкортстанда коммуналка тарифлары ничек үзгәрәчәк?

Коммуналка тагын арта, диләрКоммуналка тагын арта, диләр
Коммуналка тагын арта, диләр

Арттыру быел һәм киләчәктә инфраструктураны 10 млрд. сумга модернизацияләүне тәэмин итү өчен кирәк, диләр белгечләр.

    2026 елда Башкортстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары яңадан артачак. Бу турында БР Дәүләт Җыелышы - Корылтайның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты утырышында фикер алыштылар. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, арту 1 июльдән 1 октябрьгә кичектерелде.

     Республиканың тарифларбуенча дәүләт комитетыҗитәкчесеНаил Шәрәфетдинов әйтүенчә, яңа ставкалар  Монополиягә каршы федераль хезмәт белән килештерелгәннән соң расланган.

     Шулай итеп,

  • су белән тәэмин итү тарифларыбер кубометрга40,51сумнан44,81сумгакадәр артачак(+10,6%);
  • су агызу:бер кубометрөчен 39,94 сумнан 45,03 сумга кадәр (+12,7%) арта;
  • җылылык энергиясе: 1 Гкал өчен 3265,85 сумнан 3584,10 сумгакадәр (+9,7%) арта;
  • электр энергиясе: кВт-сәгатенә4,99сумнан5,55сумгакадәр(+11,2%) арта.
  • газ: кубометры10,6сумнан11,67сумгакадәр(+9,6%) арта.

     Исегезгә төшерәбез: РФ Хөкүмәте 2026 елга Башкортстан өчен коммуналь хезмәтләргә түләү күләменең үзгәртү индексын 1 гыйнвардан 1,7% һәм 1 октябрьдән 10,7% дәрәҗәсендә билгеләде.

    Шул ук вакытта муниципалитетлар өчен бу индекстан рөхсәт ителгән иң чик тайпылышлар: 1 гыйнвардан — 0 (ягъни 1,7%тан да артыкка түгел), 1 октябрьдән — 2,1 (ягъни максимум 12,8%).

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас