Җәмгыять
13 Февраля , 05:10

“Догаларың саклап йөртә, әнкәй”

 Тормышымда әнкәйнең фатыйхасы, изге теләкләре ярдәм итә, ди Әфган ветераны Данис Рәшит улы Гыйлфанов.

“Догаларың саклап йөртә, әнкәй”“Догаларың саклап йөртә, әнкәй”
“Догаларың саклап йөртә, әнкәй”

“Өмет”кә язылучылар арасында ел саен лото-уен оештырып, бүләкләр уйнату матур традициябезгә әйләнде. Җиңүчеләрне билгеләү быел да бик җанлы, ихлас үтте. Беренчеләрдән булып бәхет Борай районының Яңа Тазлар авылында яшәүче 83 яшьлек Габидә апа Гыйлфановага елмайды – ул микродулкынлы мич отты.  Без исә озын-озакка сузмадык, бүләкне иясенә тапшырыйк дип, үткән атнада Борай якларына юл тоттык.

    Салкын кышның ак карлары мул каплаган авыл урамнары безне үзенә генә хас матурлыгы, күңелләргә рәхәтлек биреп торучы тынлыгы, аклыгы, садәлеге белән каршылады.

    Садовая урамының 17нче санлы йорт капкасы янына килеп туктыйбыз. Искиткеч чиста-пөхтә, якты, гөлләргә күмелеп утырган өйгә керәбез һәм... Габидә апаның җылы кочагына чумабыз. Әнкәйләргә генә хас булганча, ихлас итеп, яратып, аркалардан кага-кага кочаклап каршы алды ул безне. Башына кардай ап-ак яулыгын бәйләгән, елмаеп кына торган апабызның хәл-әхвәлләрен белешеп, бүләгебезне тапшырып, берникадәр вакытка тын калабыз...

    Габидә апа Борай районының Бакалы авылында туган. Бүгенге көндә Яңа Тазлар авылында үз йорты белән яши. Тазалыгы да шөкер, ишетү сәләте генә бераз начаррак, шуңа күрә газиз әнкәләре турында күбрәк Данис улы белән Асия кызы сөйләделәр. Ә Габидә апа үзе әниләрчә кайгыртучанлык белән, йөгерә-йөгерә кайнар чәен хәстәрләп торды.

 - Әниебез “Өмет”не чыга башлаган еллардан бирле алдыра, - дип сөйләде безгә Асия Рәшит кызы. – Ирем Әсхать ел саен әйтә торган иде: “Өметкә язылдык, әйдәгез, квитанциясен җибәреп карыйк әле, кем белә, бәлки, бүләк отарбыз...” Шулай итеп, ел саен җибәрә торгач, быел менә бәхет елмайды әниебезгә. Бик шатландык!   

       Габидә апа 1967 елның гыйнвар аенда Бакалы авылыннан Яңа Тазлар авылына килен булып төшкән. Гомер буе “Восток” колхозында тырышып эшләгән: савучы булган,  чөгендер, бәрәңге, суган, мәк басуларында хезмәт салган, амбар эшендә дә катнашкан. Алай гына да түгел, халыктан сөт җыйган. Почтальонка булып эшләгән. Кызганычка каршы, ире Рәшит Рамазан улы моннан 15 ел элек вафат булган.  Габидә Гаймран кызының тормыш юлы турында сөйләгәндә авыл биләмәсендә эшләр белән идарә итүче булып эшләүче кызы Асиянең, улы Данисның күзләрендә газиз кешеләре белән горурлану да, соклану да чагыла.

 - “Беркем дә эшсез утырырга тиеш түгел” – әнкәйнең тормыш девизы шундый дисәк, ялгыш булмас, - ди Асия ханым. - Иртән халыктан сөт җыеп кайткан әнкәй кырык литрлы сөт салынган флягаларны ЗИЛ машинасына берүзе күтәреп сала торган булган.  Ходайның рәхмәте, тазалыгы нык булган инде. Җыйган сөтне тапшыргач, почта таратырга чыгып киткән. Төштән соң – басуга. Әтиебез гомер буе бригадир, ферма мөдире булып эшләде. Кызганычка каршы, әти исән түгел инде. Әти-әни гомер буе тырыш булдылар, мал асрадылар. Бергә утын кистеләр, бергә мал карадылар. Авылдашларны сокландырып, бергә парлап концертларга йөрделәр.  Матур киенергә яраталар иде.  Әти белән әни безгә, өч балага, гомер бирделәр. Мин зурысы, уртанчыбыз Данис, иң кече энебез Адис. Барыбызны да укыттылар, югары белем бирделәр, зур тырышлык белән тормыш юлына бастырдылар. Рәхмәтләребез чиксез кадерле кешеләребезгә.

   Балалары әйтүенчә, Габидә апа “Өмет”не бик яратып укый. Без килгәндә дә гөлләр үсеп утырган өстәлнең бер почмагында пөхтәләп “Өмет” гәзитләре салып куелган иде.  “Гәзитттән укыган бөтен яңалыкларны безгә аңлата. Мошенниклар кулына ничек эләкмәскә дип киңәшләрен бирә, - диләр Асия белән Данис. – Язмышлар турында укырга ярата. Соңгы айларда “Тиң ярлар була алмадык” дигән язманы, эй, көтеп алды инде.

    Бүгенге көндә Габидә апа – алты  оныкка яраткан нәнәй. 3 туруны бар. Һәр баласы – абруйлы, хөрмәткә лаек, тырыш кешеләр: улы Данис Рәшитович озак еллар Борай почтамты начальнигы булып эшләп,  хаклы ялга чыккан. Хәләле Гөлнара Габдрахман кызы да – укытучы, шулай ук хаклы ялда. Кызы Асия – Тазлар авыл биләмәсендә эшләр белән идарә итүче. Ире Әсхать һөнәре буенча – зоотехник. Гомер буе шушы хуҗалыкта зоотехник, ферма мөдире булып эшләгән. Төпчекләре Адис Рәшит улы – сатучы-консультант. Хатыны Гөлназ Ансаф кызы шулай ук педагогика юлын сайлаган.  

     “Әнкәй ул шундый кеше, аның өендә, ишек алдында, бакчасында бер чүп ятарга тиеш түгел, - дип елмаеп әйтеп куйды Данис Рәшит улы. -  Шушы яшендә бакчасын берүзе карый. Шаярып әйтсәм дә, әйтим – безгә анда керергә ярамый. Җир эшен ярата торган тынгысыз кеше ул”. Бройлер тавыклар да асрый икән.

     Әлеге вакытта Габидә апа яшәгән йортны Рәшит абый белән икәүләшеп 1984 елда салып кергәннәр. Өй тулы – матур гөлләр! Ботаник бакча, диярсең. Габидә апаның тырыш куллары аларны хәстәрләп, тәрбияләп кенә тора. Тагын бер яраткан шөгыле бар – оекбашлар бәйли. Догалар укый. Асия хәтерләвенчә, алар йортында бала чактан ук корбан чалу, ураза гаетләре, коръән ашлары гел үткәрелеп торган.

     Аш-суга да бик оста Габидә апа. Өстәлдәге һәр ризык ашап туймаслык тәмле иде. “Авылда төш пешерү буенча оста инде әнкәй, - ди елмаеп Данис Рәшит улы. -  Кунак киләсе булса, әле дә төш пешерергә аны чакыралар.  Мәчеттә ураза, корбан гаетләре ел да үткәрәбез, әнкәй һәрвакыт күп итеп төш пешереп бирә”.

                  “Союзга чыктык. Исән-саумын...”

     Габидә Гаймран кызының балалары турында сөйләгәндә, шуны да әйтеп китәргә кирәк – Данис Рәшит улы солдат хезмәте бурычының күпмедер вакытын читтә үтәгән, ул – әфганчы. Ел саен 15 февраль – совет  гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылган көн – аның  өчен аерым бер мәгънәгә ия. Әлеге очрашу вакытында шушы хакта да искә алдык, Данис Рәшит улыннан шул вакытлар турында хатирәләре белән уртаклашуын сорадык.

 - 1987 елда финанс техникумында укуымны тәмамлаганнан соң, юллама буенча өч айлап Караиделдә эшләдем, - дип искә алды ул. – Шуннан армия сафларына алдылар. Башта ярты еллап учебкада Төрекмәнстанда булдым, мотоукчылар гаскәрендә. Аннары безне Беларуссиягә җибәрделәр. Тагын да берникадәр вакыттан соң самолет белән Әфганстанның Шинданд аэропортына очтык... Аннан хәрби техникага утыртып, Герат провинциясенә алып килделәр. Анда сигез ай хезмәт иттем. Июль аенда кергән идек, икенче елны февральдә чыктык. Кандагарга өч тапкыр керергә туры килде. Бер якта – Төрекмәнстанның Кушка шәһәре, икенче якта – Әфганстанның Герат провинциясендәге Торгунди чик буе шәһәре. Шуннан колонна белән продуктлар, боеприпаслар ташыдык. Герат урамнарын саклавыбыз исемдә. 14 февраль көнне чыктык. Кушкага чыгу белән күчмә почта килеп туктады, бушлай телеграмм җибәрә аласыз, диделәр.  Һәр кешегә бланк тараттылар. “Выехал в Союз. Со мной все хорошо” дип язганым хәтердә. Төрекмәннәр пылау ашаттылар. Калак-фәлән юк. Үзбәкләрдән, төрекмәннәрдән күреп, без дә кул белән ашадык...  Бик тәмле булган иде. Хәрби хезмәтем тәмамланмаган иде әле. Безнең 101нче полкның даими дислокация урыны Ленинград өлкәсендә иде – хезмәтемнең калган өлешен шунда үтеп беттем. Кайда булсам да, сизеп-тоеп торам – әнкәем догалары саклап йөртә.

 - Әфганчылар  җыелыша торгансыздыр бит? – дип сорадык.

 - Әлбәттә. Борайда сугышчан бердәмлек  оешмасы бар.  Анда әфганчылар да, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар да,  МХОчылар да кергән.

 -  - Аралашып, очрашып торабыз. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Ярдәм кирәк булганда читтә калмыйбыз. Безне мәктәпләргә “Батырлык дәресләре”нә, очрашуларга, төрле турнирларга чакыралар. Шөкер, авылдашлар да, район җитәкчелеге дә хөрмәт белән карый. Сораулар килеп чыкса, ничек тә ярдәм итәргә тырышалар.

    Асия Рәшит кызы сөйләвенчә, Данисның дусты, классташы Адуллин Илшат Фәдис улы Афганнан кайткач, мәрхүм булган. Асиянең үзенең дә классташы Даутов Илфат Тәхәви улы Афганда хезмәт итеп кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән. “Абыебез ел да 15 февральдә  шушы егетләрнең өйләренә барып, күчтәнәчләрен биреп, якыннарының хәлен белешә. Алар Данисны көтеп алалар...” – дип сөйләде безгә Асия ханым.

 - Балтач районыннан үлеп калган бер дусым бар – әтисе вафат, әнисенә барып йөрим, - ди Данис Рәшит улы. – Галимов Фиданис Назыйф улы белән шулай ук учебкада бергә булган идек.

                “Өмет”кә рәхмәтебезне җиткерсәгез иде”

    Менә шулай шатлыклы да, моңсурак та очрашу булды Габидә апаларда. Очрашу ахырында Асия Рәшит кызы белән Данис Рәшит улы “Өмет” гәзитенә рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр.

   Эш шунда – монан  ун еллар тирәсе элек Яңа Тазлар авылында Гыйлфановлар  йорты урынында “Рамазан” исемле мәчет салынган.

 – Авыл халкы шушы Аллаһ йортына зурәтәйнең исемен бирүне хуплады.  Энебез Адис мәчет салу инициативасы  белән чыкты,  барыбыз да кушылдык. Авылдашлар да акча җыюда бик нык ярдәм иттеләр, - диде Асия ханым.

 - Мәчет төзү эшләре башлангач, бу хакта “Өмет” гәзитенә дә язып чыктылар. Гәзитне укып, читтә яшәгән кешеләр дә акчалата ярдәм сала башлады.  50 сумнан башлап 50 меңгә кадәр акча салган кешеләр булды, ди Данис. – Еш кына шулай да була – байлар мәчет салдыра, әмма халык йөрми. Ә бездә авылдашлар да аны төзүдә үз өлешен керткәч, мәчетебез барыбызга да кадерле. Аның тәрәзәсендә дә, идәнендә безнең өлеш бар дип горурланып әйтергә нигез бар. Шуны белеп, тоеп, сөенеп яшиләр.  Күмәк көч белән салу дөрес булды. Шуңа да без “Өмет”кә рәхмәтлебез.

    “Гомер буе бәхетле булдым!  Балаларым – әйбәт, тормышым - җитеш, үзем “Өмет”ле булуым белән бәхетлемен. Илләр генә тыныч булсын”, дип озатып калды безне Габидә апа.

                                

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас