Җәмгыять
12 Февраля , 09:15

Урыннар чикләнгән

Уфада коммерцияле булмаган оешмалар көне узачак.  

Урыннар чикләнгәнУрыннар чикләнгән
Урыннар чикләнгән

Уфада коммерцияле булмаган оешмалар көне узачак.

 

2026 елның 26 февралендә, Бөтендөнья коммерцияле булмаган оешмалар көне алдыннан, Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды һәм Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты инициативасы белән Коммерцияле булмаган оешмалар көне узачак.

 Катнашучылар бу оешмалар үсешенең актуаль мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышачаклар, нәтиҗәле практикалар белән уртаклашачак һәм социаль инициативаларны гамәлгә ашыруга яңа алымнар эшләячәкләр.

Адресы: «Торатау» Конгресс-холлы (Уфа шәһәре, З. Вәлиди ур., 2 йорт, -1 кат, керү урыны № 5 телеүзәк ягыннан).

Вакыты: 2026 елның 26 феврале.

Теркәлү: 09.00 сәгатьтә башлана.

Чараның узу вакыты: 10.00 - 16.00 сәгатьләр.

 Урыннар саны чикләнгән. Катнашучыларны түбәндәге сылтама буенча алдан теркәү зарур: https://forms.yandex.ru/u/696e04171f1eb58181dbc9a7 2026 елның 24 февраленә кадәр.

Фото: mccvu.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас